Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

8 август Уфада берничә фирканең республика бүлекләре “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган килешү имзалады. Аңа кушылган фирка вәкилләре килешү хәрәмләшүләргә чик куярга ярдәм итәчә дисә, кайбер күзәтүчеләр моны күз буяу дип бәяли.

Килешүгә “Бердәм Русия”, “Яшелләр”, “Русия патриотлары”, “Парнас”, КПРФ, Гаделлек өчен пенсионерлар фиркасе һәм “Родина” фиркаләре кушылды. "Гадел сайлаулар өчен” килешүен төзү башлангычы белән “Яшелләр” фиркасе чыккан, чара аларның бинасында узды. Килешү имзалаудан ике фирка баш тарткан. Алар ЛДПР һәм “Гадел Русия” фиркаләре. “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге башкарма комитеты рәисе Рәмзил Ишсарин сүзләренә караганда, ул фиркаләр дә килешүдә каралган мәсьәләләргә теләктәшлек күрсәтә, ләкин, федераль җитәкчелек тарафыннан куелган таләпләр сәбәпле, кул куя алмыйлар.

Ишсарин сайлауның гадел һәм ачык узуына булышлык итә торган башлангычларны хуплавын, шуңа мондый документларга һәрвакыт кул куярга әзер икәнлеген дә белдерде.

Русия Дәүләт думасына 18 сентябрьдә узачак сайлау кызу булырга охшый. Анда Салават шәһәрендәге бер мандатлы бүлге аша сайлауга “Гадел Русия” фиркасеннән Башкортстанның элекке премьеры Раил Сарбаевның чыгуы да ялкын өстәде. Сарбаев чыккан сайлау бүлгесендә аңа көндәшләр – Башкортстан коммунистлары башы Юнир Котлыгуҗин һәм мәхкәмә иҗрачылары (приставлары) башы Зариф Байгускаров.

Раил Сарбаев

Раил Сарбаев

Рәсми булмаган чыганаклар хәбәренә караганда, Сарбаевтан хакимият сайлауда катнашмавын сораган, вазифалы урын тәкъдим иткән, ләкин Сарбаев моңа ризалашмаган.

Сарбаевны башкорт җәмәгатьчелеге яклый. Зариф Байгускаров исә хакимият фиркасеннән. Хакимият намзәтенә каршы көндәшләр бар технологияләрне дә файдалана булса кирәк. Республикада соңгы чорда мәхкәмә иҗрачылары башына каршы кампания башланды. Без кеше хокукларын яклаучыларның әлеге мәсьәләдә түгәрәк өстәл уздыруын хәбәр иткән идек. Иҗрачылар эшенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүенең нәкъ сайлау алдыннан узуы юкка түгел.

“Гадел сайлаулар өчен” дип аталган килешү имзалаучы “Русия патриотлары” фиркасенең республика бүлеге рәисе, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов Азатлыкка әлеге килешү турындагы фикерләрен сөйләде.

Заһир Хәкимов

Заһир Хәкимов

“Канун нигезендә, сайлау гадел узарга тиеш, бу чараның нәтиҗәсе юк дип карарга да булыр иде. Чөнки мондый документлар элек тә имзаланды һәм монысының алардан аермасы юк. Анда сайлауның ачык һәм гадел оештырылырга тиешлеге әйтелә. Ләкин фиркаләрнең үзләренең дә еш кына канун бозу очраклары була. Мин ул турыда әйтеп киләм, ләкин рәсми мәгълүмат чаралары минем сүзләргә күз йома.

Килешүгә кул куйган фиркаләргә, кануннарны бозган очракта, дәгъва белдерү мөмкинчелеге ача бу килешү. Минем өчен шул ягы белән мөһим. Сайлау алды көрәшендә ниндидер “кара технологияләр” кулланыла кебек. Мәсәлән, Кушнаренко сайлау комиссиясен тарату кирәклеге турында Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе башы Элла Памфиловага мөрәҗәгать булды. Мин егетләр көрәшә дип сокланып куйдым. Аннан, күп тә узмады, Күмертаудан шундый ук эчтәлекле мөрәҗәгать булды. Инде чиратта Илеш районы дип ишеттем. Бу теге әкияттәге кебек килеп чыга. “Янгын! Янгын!” – дип бер тапкыр алдап кычкыргач, халык чиләкләрен күтәреп йөгереп килә. Икенче тапкыр шулай. Чыннан да янгын булгач, килүче булмый. Бу очракта да кемнәрдер шулай эшләгән кебек”, ди Хәкимов.

“Гадел сайлаулар өчен” килешүе имзалану уңаеннан билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков та Азатлыкка карашларын белдерде.

Илдар Габдрафыйков

Илдар Габдрафыйков

“Мондый килешүләр бу фиркаләрне нәрсәгәдер бурычлы итә дип уйламыйм, бу бер уен, шоу кебек кенә, аны хакимият сайлаучыларны тынычландыру өчен уздыра. Русия Конституциясендә сайлауларның канун нигезендә узарга тиешлеге әйтелгән. Мутлыклар, хәрәмләшүләр җинаять булып санала. Сайлаулар гадел булырга тиеш, ә бездә хакимият башлыклары сайлау комиссияләре җитәкчеләрен чакырып, сайланырга тиешле кешеләрнең исемлеген тоттыра һәм таләп итә.

Шулай да бу сайлауда бар да гади булырга охшамаган. Сарбаевның чыгуы һәм Нефтекама сайлау бүлгесендә “Бердәм Русия” фирасеннән бер генә намзәт тә булмавын телгә аласы килә. Нефтекама сайлау бүлгесендә хакимиять фиркасеннән бер намзәт бар иде, аны алдылар. Хәзер анда төп көч – “Гражданская платформа” фиркасе рәисе Рифат Шәйхетдинов. Михаил Прохоров фирка җитәкчелегеннән киткәч аның урынына миллиардерның сеңлесе Ирина Прохорова калган иде. Кырымны Русиягә кушуга каршы Мәскәүдәге “Антимайдан” каршылык чараларында катнашканнан соң фирка таркалу алдында калган иде. Ирина Прохорова урыныннан китте. 2015 елның апрелендә фирка корылтай уздырып Рифат Шәйхетдиновны сайлап куйды. Шәйхетдиновның Башкортстанга бер катнашы да юк, ул чыгышы белән Татарстан кешесе. Мәскәүдә яши. Аның Башкортстан аша чыгуы җитәкчелек белән килешенгән дип уйларга нигез бирә. Чөнки бер генә бүлгедә дә сайлау хакимият фиркасе намзәтләреннән башка узмый иде. Ярар, сайлау уены вакыты җиткәч үзен күрсәтер", диде Азатлыкка Габдрафыйков.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG