Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 августта Ижауда "Үзәк мәчет" ачыла


"Үзәк мәчет"нең эчке күренеше
"Үзәк мәчет"нең эчке күренеше

10 августта Ижау шәһәре үзәгендә "Үзәк мәчет" дип аталган, шәһәрдәге иң зур мәчет ачыла.

Мәселманнар бу көнне унөч ел көтте. Мәчет урынында 2003 елның августында беренче өмә үткәрелеп, намаз укылды һәм Удмуртия мөселманнары мөфтие Габдулла хәзрәт беренче казыкны да үзе каккан иде.

Гыйбадәт йортын төзүне Ижау татарлары – "Альтон" төзелешләр иминлеген саклау оешмасы рәисе Нәгыйм Каюмов һәм Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов җитәкләде. Мәчет өчен төрле архитекторларның проектлары каралып, Казаннан Айрат Шәвәлиев проекты уңай дип табылды. Аны да бераз үзгәртергә туры килгән.

"Үзәк мәчет"
"Үзәк мәчет"

Финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле төзелеш ике ел туктап торды. Ниһаять, төрле оешмаларның, Татарстан һәм Удмуртия хөкүмәтләренең ярдәме нәтиҗәсендә төзелеш тәмамланып, барлык тиешле документлары әзерләнде. Мәчет төзелешен әйдәп баручы Нәгыйм Каюмов сүзләренчә, "Үзәк мәчет" төзелешенә барлыгы 112 миллион сум акча киткән.

XS
SM
MD
LG