Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Татар яшьләре "Үлеп яратты"ны сәхнәгә кайтару өчен имза җыя


"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә, телевидение халыкны зәвыкъсыз итә, әнә шул сәбәпле җитди әсәрләр дә театр сәхнәсеннән китә.

Татар яшьләре "Үлеп яратты" әсәрен сәхнәгә кайтару үтенече белән имза җыя. Мөрәҗәгать петиция рәвешендә интернетка да куелган. Театр җитәкчелегенә язылган хатка 100дән артык кеше кул куйган. Дөнья татар яшьләре форумына килгәннәр дә бу хатка имза салды, "Печән базары" чарасында да имзалаучылар булды.

Украина, Уфа, Мәскәү, Германия, Чиләбе, Томски, Түбән Новгород, Ташкент, Петербур, Төмән, Сембер, Пермь, Дубай, Мисырдагы татар яшьләре дә спектакльне уйнауларын сорый.

Яшьләрнең "Үлеп яратты" әсәрен сәхнәгә кайтару үтенече белән имзалары

Яшьләрнең "Үлеп яратты" әсәрен сәхнәгә кайтару үтенече белән имзалары

"2016 елның 12 маенда Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектакле соңгы тапкыр уйналды. Бу әсәр тормышта булган чын хәлләргә нигезләнеп иҗат ителгән һәм тарихта билгеле шәхес – беренче татар казыясы, бертуган абыйлары белән мәдрәсә ачып, татар егетләре һәм кызларын тәрбияләгән Мөхлисә Бубый тормышын чагылдыра иде...

...Бу әсәр тирән мәгънәгә ия булу гына түгел, яхшы итеп куелган да. Ул татарларда милли рух тәрбияли, мөселманнарның иминлек яратуын, башкаларга дустанә булуларын исбатлый", диелә петициядә. Яшьләр спектакль гомерен биш ел белән генә чикләү дөрес түгел дип тә белдерә.

"Үлеп яратты" спектакле Казан тамашачысында милли узаң тәрбияләүче бердәнбер шундый көчле әсәр иде бит. Андый спектакль булырга тиеш", дип сөйләде Азатлык радиосына имза жыюны башлап йөрүче, ачык хат авторы Илсөя Әхмәтгалиева.

Фәрит Бикчәнтәев

Фәрит Бикчәнтәев

Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Камал сәхнәсендә "Үлеп яратты"ны тагын бер мәртәбә уйнау мөмкинлеген кире какмый. Азатлыкка ул: "Яшьләр үземә килсен, утырып сөйләшербез, әгәр залны тутыра алалар икән, куярга була", дип әйтте. Аның сүзләренчә, әсәр яшәсен өчен айга кимендә бер тапкыр уйналырга тиеш. Елга ике тапкыр уйнауны булмастай хәл дип бәяли ул.

"Елга ике мәртәбә кую ул – спектакльне бөтенләй үтерү дигән сүз. Спектакль кимендә айга бер тапкыр уйналырга тиеш, чөнки артистлар да оныта башлый. Спектакль тере организм, ул бары тик тамашачы белән элемтәдә генә яши ала", ди Бикчәнтәев.

Спекаткльне театр үзе һәм "Татарстан-Яңа Гасыр" телерадиоширкәте яздырып алган. Бикчәнтәев үзләрендәге нөсхәне дискка яздырып сату мөмкинлегн дә әйтә.

"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

"Үлеп яратты" – Камалдагы сәяси темаларны күтәргән бердәнбер спектакль иде дип тә әйтергә була. Аның дөньяга чыгуы Мәскәү Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирүне тыйган вакытка туры килде. Премьерада бертуган Бубыйларның: "Мәскәү телне кыса, туган телдә белем алуга каршы төшә", дигән сүзләрен тамашачы алкышларга күмә иде.

Спектакль шулай ук мөселманнарны эзәрлекләүләр көчәйгән чорда уйналды. Биш вакыт намазын калдырмаган, гомерен мәгърифәтчелеккә багышлаган Мөхлисә Бубыйны НКВДчыларның кулга алуын, аны эзәрлекләвен тасвирлаган пьеса бүгенге көн хәлләренә дә аваздаш иде. Бүген дә хөр фикер әйтүчеләр, милләтен, динен яклаучылар күзәтү һәм басым астында.

Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, сәхнәдән киткән яхшы әсәрләр бер "Үлеп яратты" гына түгел.

"Үлеп яратты" биш ел уйналды. Һәр спектакльнең үз гомере бар. Тамашачы игътибары кими икән, димәк, спектакльнең язмышы ахырга таба бара. Биш елдан соң без көчкә-көчкә ярты зал тутыра идек. Кайвакыт акча түләтмичә кешеләрне җыеп кертә идек. Шуннан соң бу спектакльнең тормышы бетте дигән карарга килдек.

Нинди генә җитди спектакль булмасын, тамашачы йөрми башлагач, алар төшеп кала. Мисал өчен, Орһан Памукның "Минем исемем Кызыл" әсәрен куйдык. Ул ике генә ел барды. Аннан соң, Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә "Курчак туе" дигән әсәр дә биш ел барды. Ул спектакльне үзебез дә бик ярата идек. Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатынары" шулай ук биш ел барды. Нишләтәсең инде, тамашачы билет алмый.

Халык бик яраткан "Кара чикмән" спектакле бар иде. Без аны ун ел уйнадык. Тамашачы кими башлагач, аның белән хушлашырга уйладык. Бу спектакльнең соңгы мәртәбә уйналачагын игълан иттек. Зал шыгырым тулы иде. "Үлеп яратты"га да шундый ук белдерү ясадык. Ә билетлар сатылмады. Яшьләр тели дип, 100 кеше өчен генә, әле аның хәтле дә булмаячак, спектакль тота алмыйбыз без. Әгәр яшьләр тамашачы белән тәэмин итүне үз өсләренә алса дисәм, әмма алар залны тутыра алмаячак", ди Бикчәнтәев.

"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

"Үлеп яратты" спектакленнән күренеш

Баш режиссер театрда кайчандыр куелган әсәрләрне яңарту тәҗрибәсе булуны да әйтә. Күпмедер вакыттан соң "Үлеп яратты"ның да яңадан куелуын кире какмый ул. Аның фикеренчә, Русиядә, гомумән алганда, соңгы елларда бер Камалда гына түгел, ә башка театрларда да җитди әсәрләрнең репертуардан төшеп калуы арткан.

Бикчәнтәев халыкны фикерсез итүдә телевидениенең "уңышын" кире какмый. "Яшьләр бу спектакльне куюны сорап теләк белдерәләр икән, аларга – афәрин! Бу өмет уята торган күренеш, әмма безне – театрны да аңларга тиеш алар. Яшьләр телевидениедәге зәвыкъсызлык белән дә көрәшсен иде. Телевидениенең зәвыкъны бетерүдә тәэсире бик зур!" ди Бикчәнтәев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG