Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан тормыш сыйфаты ягыннан Русиянең иң яхшы шәһәрләр исемлегендә


Яшәү сыйфаты 38 зур шәһәрдә тикшерелгән, шул исәптә Казан һәм Чаллыда. Иң югары күрсәткечләр белән Төмән, Мәскәү, Казан, Краснодар һәм Грозный алгы сафка чыккан.

Казан тормыш сыйфаты ягыннан Русяинең иң яхшы шәһәрләре исемлегенә кергән. Бу хакта Русия хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты Социология департаменты рейтингына сылтама итеп Татар-информ, хәбәр итә.

Быелгы тикшеренү илнең 38 зур һәм урта шәһәрен үз эченә алган. Аларга бәя биргәндә белгечләр калаларның матди хәлен, медицина хезмәте сыйфатын, яхшы белем алу мөмкинлеген караган. Шулай ук шәһәрнең ни дәрәҗәдә уңайлы булуына, торак-коммуналь хезмәтләрнең эшенә, төзекләндерү дәрәҗәсенә, юл хуҗалыгы хәленә дә игътибар ителгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча тормыш сыйфаты югары булган шәһәрләрнең беренче бишлегенә Казаннан тыш Төмән, Мәскәү, Краснодар һәм Грозный кергән. Татарстан башкаласы бу исемлектә өченче урында.

XS
SM
MD
LG