Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылы мәчетенән 100 мең сум урланган. Карак үзен юлчы дип таныта һәм мәчеттә төн үткәрү өчен имамнан рөхсәт ала. Көндез ул кеше белән бергә сейфтагы акчалар һәм хәер тартмасы да юкка чыга.
Имам карак машинасының номерын язып өлгерә һәм полициягә хәбәр бирә. Тиздән аны Чишмә районындагы өендә тоткарлыйлар.