Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Мамадыштан татар егете Талип Миңлегалиев Русия президенты Владимир Путин татар милләтенә ярдәм итә дигән фикердә, ә чынбарлык бөтенләй башканы күрсәтә.

Казанда әле генә тәмамланган яшьләр форумында Мамадыш делегаты, 18 яшьлек Талип Миңлегалиев, башкалардан аермалы буларак, Русия юлбашчысы Путинның кәттә сурәте төшерелгән һәм "Мr.Prezident" дип язылган футболка киеп килгән иде. Азатлыкка ул үзенең "патриот" булуын, Путинны яратуын белдерде.

Талип үзен ватанпәрвәр (патриот) дип атый. Миңлегалиев: "Путин татарларга каршы түгел һәм татар милләтенә һәрвакыт ярдәм итә", дип белдерә. Бу фикер башка татар яшьләре арасында да киң таралган. Чыннан да шулаймы?

Әмма фактлар бераз башка. Дөресрәге, бөтенләй башка. Путин хакимияте чорында татар милләтенә соңгы дистә еллардагы иң явыз, иң мәкерле һөҗүмнәр ясалды. 17 ел элек нәкъ шушы көннәрдә, 9 августта, дөнья Владимир Путин дигән кеше булуын белде - ул вакыттагы президент Ельцин аны яңа премьер-министр итеп билгеләде.

Татарга яңа һөҗүмнәр хронологиясе [1999-2016]

1999 – Владимир Путин Русия премьер-министры итеп билгеләнүгә Икенче чечен сугышы башлана. Яңа премьер шовинистик риторика остасы булуын күрсәтә, илдә империячел көчләр янә күтәрелә башлый.

2002 – Русия Думасы республикаларда дәүләт телләре бары тик кирил хәрефләре нигезендә булырга тиеш дигән канун кабул итә. Татар әлифбасын күпкә кулайрак латин хәрефләренә күчерү эше туктатыла, йомышлы татарларның "Безгә латин кирәкми" дигән кампаниясе оештырыла. Татар теле милли фонетиканы дөрес чагылдырмаган кирил хәрефләрендә кала.

2004 – Татарстан һәм Башкортстанда президент сайлау бетерелә, аларны Мәскәүдән билгеләү тәртибе кертелә.

2005 – Татарстан һәм Башкортстанда бәйсез белем програмнары белән эшләүче, татар телен дә ныклап өйрәтүче төрек лицейлары ябыла башлый.

2005 – Читтәге татар басмаларын эзлекле рәвештә бетерү эше башлана, бу хәл бүген дә дәвам итә.

2005 – Казандагы өч уку йортын берләштереп Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты булдырыла, соңрак анысы да Казан федераль университетына кушыла. Татарның Милли университетын булдыру идеясы көн тәртибеннән төшерелә.

2007 – Русиянең Мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертелә (309-нчы канун). Нәтиҗәдә төбәкләрдә милли-төбәк компоненты юкка чыгарыла. Милли тарих, тел, географияне өйрәнү чикләнә.

2010 – Русиядә төбәк башлыкларын президент дип атауны тыю турында канун кабул ителә. 2015 елга Татарстаннан кала башка милли республикаларда президент атамасы бетерелә. Татарстанда исә хәзерге президент Миңнеханов абруе зур булганга гына Мәскәү моңа түзеп тора.

2011 – Казан дәүләт университетында милли кадрлар әзерләүдә төп урын тоткан, татар милләтенең зиһни чишмәсе булган Татар филологиясе һәм тарихы факультеты бетерелә.

2012 – Урыс православ чиркәве Казан епархиясен митрополия статусына күтәрә.

2012 – Мәктәпләрдә татар телендә белем бирүне чикләү, татар мәктәпләрен бетерүне максат иткән оптимальләштерү башлана, бу хәл бүген дә дәвам итә.

2012 – Милләтләрне, милли республикаларны юк итү стратегиясе имзалана.

2012 – Казанда рәсми мөселман руханиларына ясалган һәм тиешенчә тикшерелмәгән һөҗүмнәр сурәтендә бәйсез мөселман әһелләрен эзәрлекләүләр арта, мөселманнарны беренче чиратта Русия хакимиятенә тугрылыклы итү эшләре көчәя.​

2012 – Милли телләр кимсетелгән мәгариф кануны кабул ителә.

2013 – Татар милли хәрәкәтен эзәрлекләүләр көчәя, аларны маргинальлштерү бара, ТИҮ бинасыз кала.

2014 – Уйдырма сәбәпләр табып милли хәрәкәт активистларына бәйләнүләр, мәхкәмәгә тартулар көчәя.

2015 – Татарның бердәнбер телеканалы, "Татарстан-Яңа Гасыр" бар Русиядә бушка күрсәтеләчәк цифрлы телеканаллар ("мультиплекс") исемлегенә кертелми.

Путин чорында Казанның 1000 еллыгы, Универсиада, төрле спорт ярышлары кебек купшы, акчалы чаралар үткәрүләр дә булгалый, ләкин алар Русиянең башка урыннарында да оештырыла, һәм иң мөһиме - алар барысы да татар телен кимсетү, санга сукмау хисабына үтә.

Шулай итеп, Путинны сөюче татарларга сокланырлык бердәнбер казаныш - аның ерак 2005 елда Казанның 1000 еллыгы тантанасында 1 минут 40 секунд эчендә татарча берничә җөмлә укуы кала. Анысын да ул урыслаштыру рухында "Казан уртак һәм бербөтен урыс милләтен булдыру эшендә кабатланмас һәм тарихи урын алып тора" дип төгәлләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG