Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда рус монархлары кемгә һәм нәрсәгә хәзмәт итә?


Кырымны аннексияләгән Русия биредә рус монархларының һәм президент Путинның сурәтләре, сүзләре белән бигбордлар урнаштыруга, кырымтатар дәүләтен басып алып җимерүчеләргә һәйкәлләр куюга акчаны һич кызганмый.

Кырымда Украина чорында инде күптән онытылып барган Русия монархларының сурәтләре хәзер юл буйларына урнаштырыла башлады. Зур бигбордларга куелган Николай II, Екатерина II – Әби патша сурәтләре юл күзәтүчәләре кебек Кефе (Феодосия), Акмәчет һәм башка шәһәрләр янында очрый.

Николай патша сүзләре
Николай патша сүзләре

Николай патшаның бигбордында аның “Только то государство сильно и крепко, которое свято хранит заветы прошлого”, дигән сүзләре китерелсә, Әби патшаныкында “Власть без доверия народа ничего не значит”, дип язылган.

Әби патша
Әби патша

Вәхшиләрчә, барлык гаилә әгъзалары, балалары белән үтерелгән Николай патша узган заманаларның нинди “заветларын” күз алдында тоткандыр, бүгенге чор өчен сер булып кала...

Кырым юлларында элекке монархлар белән бергә Русия президенты Владимир Путин бигбордлары да шактый урнаштырылды. Путинның бер үк фотосы астында аның төрле чыгышларыннан өзекләр, шулай ук Кырым белән бәйле әйткән сүзләре китерелә.

Карасубазар район хакимияте бинасы янында Суворов сыны
Карасубазар район хакимияте бинасы янында Суворов сыны

Карасубазарда (Белогорск) исә яңа мохитне кырымтатарларның дәүләтен җимереп аны Русиягә кушкан элекке хәрби җитәкче Александр Суворовка нәкъ менә район хакимияте бинасы каршында тагын бер сын куеп чагылдырганнар. Ә бит шәһәр үзәгендә Суворовның бер сыны инде бар иде. Шулай итеп шәһәрдә 300 генә метр ара белән Суворовның ике сыны тора.

Суворовның шәһәр үзәгендәге сыны
Суворовның шәһәр үзәгендәге сыны

Ә менә узган гасыр башында шәһәр башлыгы булган, монда электрстанция корган, суүткәргәчләр булдырган, урамнарны төнлә яктырткан, II Дәүләт Думасы депутаты, Мөселман фракциясе сәркатибе булган Абдурешит Медиевка һәйкәл кую өчен кырымтатар җәмәгатьчелеге урын сораса да, аңа урын бирмиләр.

Акмәчеттә шушы айда Әби патшаның зур һәйкәле ачылыр дип көтелә. Әби патша һәйкәле янында Кырымны яндырган, басып алган рус генераллары Александр Суворов, Яков Булгаков, Василий Долгоруков– Крымский, Григорий Потемкин-Таврическийга сыннары да куелган.

Акмәчеттәге Әби патша шәйкәле
Акмәчеттәге Әби патша шәйкәле

Ялта янындагы Ливадиядәдә, рус патшалары сарае алдында исә кырымтатарларны сөргенгә җибәргән йөзләрчә мең кырымтатарның үлеменә сәбәп булган Иосиф Сталин белән һәйкәл куелган иде.

Ливадиядә Черчиль, Рузвельт һәм Сталин һәйкәле
Ливадиядә Черчиль, Рузвельт һәм Сталин һәйкәле

Кырым юлларында урнаштырылган бигбордлар, шәһәрләрдә куела барган хәйкәлләр ярымутрауга Русия белән бергә ниндидер яңа гадәт кереп барганын да чагылдыра. Нигә бу бигбордларда тик Русия патшалары, Кырымны яулап алган, кырымтатарлар яратмаган “әүлия” Әби патша кебек рус монархлары сурәтләре, генералиссимус Суворов һәйкәлләре урнаштырыла дигән сорау җавапсыз кала. Ә бәлки болар барысы да “Кырым – урыс җире” дигән уйдырманы халык аңына сеңдерү, ныгыту өчен эшләнәдер?

XS
SM
MD
LG