Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:34

Киев Русиянең Украинаны террорчылыкта гаепләвен БМОга шикаять итәчәк


Украина БМО даими вәкиле Владимир Ельченко

Украина БМО даими вәкиле Владимир Ельченко

ФСБ Кырымда шартлаулар әзерләүче "украин диверсантлар"ын тоткарлавын белдергәч Киев-Мәскәү мөнәсәбәтләре тагын кискенләште.

Киев Русиянең Украинаны террорчылыкта гаепләвен Берләшкән милләтләр оешмасының Иминлек шурасында тикшерергә чакыра. Бу турыда БМО каршында Украина даими вәкиле Владимир Ельченко ФСБның Кырымда "шартлаулар оештыручы Украина махсус хезмәтләре төркеме тоткарлануы" турындагы хәбәреннән соң белдерде. Хәзер Украина вәкиле тәкъдиме БМОда тикшерелә.

Ельченко Кырымдагы бу хәлләргә бәя биреп, аларны 2008 елдагы Грузия вакыйгалары белән чагыштырды. "Әлеге вазгыять турында миңа 1993 елда ук әйткәннәр иде", дип язды Ельченко Twitter'дагы хисабында.

Украина-Русия мөнәсәбәтләре кичә ФСбның Кырымда "Украина диверсантларын" табуы турында белдергәч кискенләште. Аларны тоткарлаганда Русиянең ике офицеры һәлак булды.

Русия президенты Владимир Путин бу хәлләргә бәя биреп, "Украина хакимиятләре террор гамәлләренә күчте" һәм "норманд форматындагы" Донбасс низагын хәл итү очрашуын "мәгънәсез" дип атады.

Украина президенты Петр Порошенко исә аннексияләнгән Кырымда Киевны терроризмда гаепләү Мәскәүнең Донбасста Русия гаскәрләре юк дип әйтүе кебек "мәгънәсез" һәм "оятсыз", дип әйтте.

Бүген исә Кырымда террорчылыкта гаепләнеп тоткарланганнар арасында Русия ватандашлары да барлыгы ачыкланды.

XS
SM
MD
LG