Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Себердә һәм Уралда Сүрия сугышына димләүчеләр тоткарлануын белдерә


Русия махсус хезмәтләре хәбәр иткәнчә, Свердлау, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә Сүрия сугышына димләүдә шикләнүчеләрнең фатирларында тентүләр үтте.

Русиянең Федерал Иминлек хезмәте бүген "Рохнамо ба суи давлати исломи" ("Ислам дәүләтенә юл күрсәткече") исемле халыкара интернет берләшмәсенә каршы җинаять эше ачып җибәрде. Әлеге төркем русияләрне Сүриядә "Ислам дәүләте" оешмасы ягында сугышырга өндәүдә гаепләнә. ФСБ белдерүенчә, әлеге берләшмә террорчылар оешмасына акча җыйган һәм аның идеологиясен тараткан.

"Рохнамо" берләшмәсендә якынча 100 мең кеше әгъза булып тора. Аларның күп өлеше Русиядә яшәүче Урта Азия илләре вәкилләре. Русия махсус хезмәтләре аларның Свердлау, Төмән, Чиләбе өлкәләрендәге өйләрендә тентүләр үткәргән. ФСБ аларның фатирларында пропаганда материаллары һәм корал табылган дип бара.

XS
SM
MD
LG