Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

Татарстан мөфтияте җомгаларда укыла торган хөтбәне мәҗбүри төстә фәкать татарча гына уку мәсьәләсен пленумда тавыш бирүгә куйган. Әлбәттә, дини оешмалар эчке эшләрендә мөстәкыйль, канун ягыннан караганда, мөфтиятнең хөтбәләрне татарча итәргә хакы бар. Чиркәү әһелләренең дә вәгазьләрне татарча алып барырга, татарча дини китаплар бастырып күпләп таратырга хакы бар һәм алар бу хокукларын ирекле төстә файдаланалар да.

Татарча белмәүче татарлар, исламга күчкән башка милләт вәкилләренең дини ихтыяҗлары турындагы дәгъвага мөфтият җавабын тапкан. Янәсе, өйрәнсеннәр.

Телебез, ни кызганыч, үлеп бара. Соңгы елларда дәүләт тарафыннан, тел фидакарьләре тарафыннан башкарылган эшләр, икътисадчылар әйтмешли, түбән төшүнең тизлеген генә киметәләр, әмма юнәлеш саклана.

Тел мәсьәләсен чишүдә көн саен меңәрләгән кеше белән эш итүче, халыкта танылган имамнарның абруен куллану мөмкинчелеге, әлбәттә, күпләрне кызыктыра. Ләкин мөмкин булган һәр эшнең дә мәгънәсе бар дигән сүз түгел әле бу.

Хөтбәләрне мәҗбүри татарчалаштыру телгә хөрмәт кытлыгын киметәчәк, күпләрне татарчаны өйрәнергә этәрәчәк дип кайсыгыз ышана? Мөфти хөтбәне тыңлау кирәк, аңлау кирәкми диеп әйтеп торганда, халык татар теле дәресләренә агылыр дип тә көтеп булмый. Халыкка ультиматум куеп телне өйрәтергә республика тикле республиканың да көче җитми. Мөфтиятнең бу адымы телне үстерүгә китерүе шикле, ә менә үзара ызгышларга китерәчәге көн кебек ачык.

Җәмгыять ул армия түгел, аңа өстән фәрман төшереп кенә үзгәрешләр кертеп булмый. Җәмгыять боерыкларга түгел, әйдаманнарга иярә.

Җәмгыять ул армия түгел, аңа өстән фәрман төшереп кенә үзгәрешләр кертеп булмый. Җәмгыять боерыкларга түгел, әйдаманнарга иярә. Имамнар да − әйдаман. Мөфтият, беренче чиратта, үзенең эшчәнлегеннән башларга тиеш. Соңгы 2-3 елда мөфтият карамагында эшләп килуче дини уку йортларын тәмамлаучыларның күпмесе хөтбәне, вәгазьне, дин нигезләре дәресен татарча алып бара ала? Мөфти үзенең абруе, ышандыру көче, үгет-нәсыйхәте белән шәкертләргә тәэсир итә аламы? Бүгенге шәкертләрдә, милләтенә карамастан, татар теленә ихтирам тәрбияләнәме, алар татарчаны өйрәнеп чыгамы мәдрәсәдән? Иң беренче чиратта мөфтият шуны тәэмин итәргә тиеш.

Мәчетләрдә бүген дин сабагын укучы балалар тагын 5-10 елдан җомгаларга киләчәкләр. Шул ук мәчеттә алар дин сабагын русча укыган булсалар, аларны хөтбәне аңлаудан мәхрүм калдырырга берәүнең дә хакы булмас.

Соңгы араларда шелтә белдерелгән Мөхәммәдия мәдрәсәсенең милләт каршында зур казанышы бар. Читтән торып һәм кичке вакытта белем алучы бик күпләгән кешегә ул төпле дини белем белән бергә туган телен дә яңадан өйрәтеп чыгарды. Чынлап та, дөнья мәшәкатен куеп, дәфтәрен тотып мәдрәсәгә килүчегә вакытның бер өлешен туган телне дә өйрәнүгә бүлеп бирү яшьләрнең мәчеттән гайрәтен чигерүдән кулайрак кебек.

Диләрә Әхмәтова, журналист

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG