Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Төркия белән мөнәсәбәтләр җылына башлауга Әнкарага барды. Дини җитәкчеләр яңадан якынайса да, мәдәни хезмәттәшлек, Русиянең ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлеге язмышы әлегә билгесез.

Төркия һәм Русия президентлары Рәҗәп Эрдоган белән Владимир Путин 9 августта Петербурда очрашканда, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Әнкарада Евразия ислам шурасы президиумы утырышында катнашты. Бу оешманың рәистәше булган Гайнетдингә чара турында соңгы көннәрдә генә билгеле булган. Бу хакта Азатлыкка мөфти урынбасары Дамир Мөхетдинов әйтте. Күрәсең, Эрдоган белән Путин очрашуы булмаса, Русия мөфтиләр шурасы рәисе бу чарада катнашмас иде.

Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, Әнкарада Гайнетдин Төркия парламенты рәисе Исмаил Кахраман белән очрашкан. Анда шулай ук Төркия дин эшләре идарәсе башлыгы Мәхмәт Гөрмез, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе Аллахшукур Пашазаде, Босния мөфтие Хөсәин Кавазович, Косово ислам берлеге рәисе Наим Тернава һәм башкалар катнашкан. Анда ноябрьдә узачак Ислам шурасы утырышы турында сүз барган.

Дамир Мөхетдинов

Дамир Мөхетдинов

Yeni Safak интернет басмасы Гермез сүзләренә таянып язуынча, көз көнне узачак шура утырышында Урта Азия, Балкан, Африка илләреннән дин идарәсе башлыклары киләчәк һәм Фәтхулла Гүләннең буш тәгълимат таратуы, аның ислам диненә булган зыяны фаш ителәчәк икән. Быел шураның унынчы, юбилей утырышы үтәчәк.

Равил Гайнетдин Мехмет Гөрмез белән аерым очрашып та сөйләшкән.

“Путин Эрдоган белән сөйләшкәннән соң, элемтәләр элекке вакытта ничек булган, шулай дәвам итү турында килешенде. Сәясәт, икътисад, иҗтимагый мәсьәләләрне күтәргәндә мәгърифәт һәм мәдәният тә искә алынды. Русия президенты идарәсенә, хөкүмәткә ике тараф арасында мөнәсәбәтләрне арттыруда ярдәм итү тәкъдимнәрен җиткерербез”, ди Мөхетдинов.

Шул ук вакытта Русиянең ТӨРКСОЙ ( TÜRKSOY )белән хезмәттәшлекне яңартуы турында әлегә берни ишетелми. 2011 елдан Татарстанның ТӨРКСОЙ вәкиле булып торган Лилия Саттарова аның тиз генә җанланып китәчәгенә шикләнә.

“Президентлар икътисад турында сөйләште. Мәдәнияткә игътибар булмады. Ул эш җанланып киткәнче әле мөгаен еллар узар”, диде Азатлыкка Саттарова.

Күпсанлы кисәтүләргә карамыйча, Төркия һава киңлеген даими бозган Русия хәрби очкычы узган елның 24 ноябрендә бәреп төшерелгәннән соң ике ил бер көн эчендә якын дустан кан дошманга әйләнде. Мәскәү шунда ук Төркия белән бар араларны өзү юлын сайларга булды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. ТӨРКСОЙ Төркия оешмасы түгел, ә бар төрки халыкларның берләшмәсе булуга карамастан, Русиядәге Тыва, Хакасия, алардан соң Башкортстан да ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне туктатулары турында узган елны декабрьдә үк белдерде. Аларга бу таләпне Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский үзе куйды.

Татарстанга килгәндә, анда ике ил җитәкчеләре арасындагы дошманлык халыкларның мәдәни, фәнни, гаилә бәйләнешләрен бозарга тиеш түгел дигән караш киң җәелгән иде. ТӨРКСОЙ мәсьәләсендә бигрәк тә. Инде әйтелгәнчә, ул төрек түгел, ә төрки халыклар оешмасы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG