Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Русия 16 ел элек һәлак булган "Курск" су асты көймәсе диңгезчеләрен искә ала


"Курск" су асты көймәсенең Мәскәүдәге һәйкәленә кешеләр чәчәкләр куя

"Курск" су асты көймәсенең Мәскәүдәге һәйкәленә кешеләр чәчәкләр куя

Русия хакимиятләре һәлакәтнең сәбәбе итеп торпеданың шартлавын атады. Ләкин фаҗига турындагы хакыйкать әле һаман тулысынча билгеле түгел.

Моннан 16 ел элек 2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә "Курск" атом суасты көймәсе батты. Анда хезмәт иткән барлык 118 кеше һәлак булды.

Русия хәрби диңгез базаларында бүген һәлак булучыларны искә алалар. Махсус чаралар "Курск" көймәсе соңгы тапкыр диңгезгә чыккан урында Видяево гарнизонында, Курск шәһәрендә үтәчәк.

Русия хакимиятләре белдергәнчә, "Курск" диңгезчеләре "шартлы һөҗүм"гә әзерләнгәндә анда ялгыш торпеда шартлый. АКШ журналисты Ларри Кинг белән сөйләшкәндә Владимир Путинның елмаеп "Ул батты" дип әйтүен дөньяда әле һаман еш кына искә төшерәләр.

Русия хакимиятләре, хәрби башлыклары, прокуратура тикшеренү беткәч фаҗига турында барлык мәгълүмат та белдереләчәк, дип вәгъдә иткән иде. Ләкин "Курск" көймәсенең һәлакәте турындагы хакыйкать әле һаман тулысынча билгеле түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG