Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан телләрне саклау һәм үстерүгә 1,1 млрд сум сарыф итәчәк


Телләрне саклау һәм үстерүгә каралган акчалар нигездә олимпиадалар һәм укучылар ярышларын оештыруга һәм үткәрүгә китә.

Татарстан дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмына 2020 елга кадәр 1,1 млрд сум сарыф итәчәк. Бу турыда республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 10 августтагы Татарстан телләре турындагы кануннар җыелмасын тормышка ашыру буенча ябык киңәшмәсендә белдерде.

Быелга караган акчаның 55 проценты, яки 99 млн сум, инде үзләштерелгән, хәбәр итә министрның магбугат хезмәте. Әлеге акчалар нигездә олимпиада һәм укучылар ярышларын оештыру һәм үткәрүгә киткән. Шулай ук быел телләр програмы хисабына Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар, татар теле һәм әдәбияты буенча 4нче халыкара олимпиада, "Илһам" Бөтенрусия прозаиклар һәм шагыйрьләр ярышмасы оештырылды.

Әйтергә кирәк, програмның аерым бер юнәләше рус телен үстерүгә дә каралган. Быел аның кысаларында Татарстанда шулай ук төрле чаралар үтте.

XS
SM
MD
LG