Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда информатикадан халыкара олимпиада башлана


Казанда узачак информатикадан халыкара олимпиадада 90 илдән укучылар катнаша

13 август Казанда информатикадан халыкара олимпиада башлана. Бу бәйгедә 90 илдән укучылар катнаша, дип белдерә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 август "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булачак.

Әлеге олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу бәйгедә һәр илдән иң күп дигәндә дүрт укучы гына катнаша ала. Узган ел олимпиада Казакъстанның Алматы шәһәрендә узды.

XS
SM
MD
LG