Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майя җиренә сәяхәт


Милли кием сувенир буларак сатыла
Милли кием сувенир буларак сатыла

Моңарчы бер дә ял итәргә барганыбыз юк иде безнең. Быел, бисмилла дип, җәйнең кызуына карамастан Мексикадагы ял йортын сайладык. Американнар өчен Мексика култыгы дәүләтләре курортлары Русия халкы өчен Төркия белән Мисыр кебек. Бәяләре түбән, сервис яхшы, кояшы эссе, диңгез – җылы. Ял итү өчен тагын ни кирәк? Американың һәр штатыннан без барасы Канкун шәһәренә очкыч оча икән. Үзебез торган шәһәрдән туры очтык, 5 сәгать дигәндә барып та җиттек.

Юкатан – Мексика култыгын һәм Кариб диңгезен аерып торучы ярымутрау. Бу – майя ыруы җирләре. Әлеге ярымутрауның Кариб диңгезе буенда курорт шәһәрләр тезелгән.

Ялга без озакка түгел, 5 көнгә генә килдек. Американнар икешәр атна, берәр ай ял итә алмый. Аларның эшләре кала. Без дә шул – эшләрен калдырмый торганнар исемлегендә.

Бер җирле ихата
Бер җирле ихата

Килүебез җомга көнгә туры килде, яшисе отелебездә күпчелек ял итүче халык та Мексиканың үзеннән, Үзәк Америка дәүләтләреннән килүчеләр. Болары, күрәсең, атна ахырына, ял көннәренә генә килүчеләр булды. Дүшәмбегә отельдәге халык инглиз теллегә әверелде, әмма американнар түгел, ә британнар. Юлдан арып килеп, бераз бассейнда һәм диңгездә коендык. Икенче көн тагын су яныннан ерак китеп булмады. Ниһаять, якшәмбедә Юкатан ярымутравының иң танылган борынгы шәһәрчеге Чичен Ицага (Chichen Itza) юл тоттык.

Үзаллы сәяхәт итүчеләрдән көнләштек, чөнки безне зур автобуста килеп алдылар, юлда маршруттан һич тайпылмый, күрсәтәсе урыннарны гына күрсәттеләр дә, кире алып кайттылар. Автобусның биек урындыгыннан булса да тәрәзәдән күзне алмый, тирә-юньне күзәтәм. Курорт шәһәрне чыгып китүгә юл буйларында салам түбәле йортлар очрый башлады. Менә чып-чын салам түбәләр!

Пальма яфрагыннан ябылган алачык
Пальма яфрагыннан ябылган алачык

Безнең авылда салам түбәле соңгы йортны хуҗасы вафат булуга, җимереп, ике катлы йорт төзеп утырттылар. Ул вакыйгага да 35 еллап вакыт узгандыр. Андый салам түбәләрне киноларда гына күрә идек. Һәм менә Мексикада очраттым. Автобус җилдергән киң, иркен трассадан авыл урамнарына кечкенә юллар кереп китә. Аларында асфальт юк. Моңа карап, яңалык белән искелекнең очрашуын күрәсең. Бармак юанлык таяклардан ясалган, салам түбәле алачыклар янында, икешәр катлы хан сарайлары. Иң кыйбатлы машиналар янында олы әрҗәле, кулдан ясалган сәпитләр. Трасса буенда утырган матур кибетләр артыннан ук башланган әлеге шул салам түбәле алачыклар. Юл буена китереп аударылган чүп өемнәре. Цивилизация шушында башланган һәм шушында ук беткән урын.

Милли киемдәге кызлар
Милли киемдәге кызлар

Автобустан төшми генә юл буендагы шәһәргә кереп чыгабыз: якшәмбе көн, халык матур милли киемнәрен киеп, гаиләләре белән чиркәүгә бара. Хатын-кыз – акка төсле җепләр белән чигелгән күлмәктән. Үзбәк һәм Һиндстан хатыннарыннан кала бу кадәр милли киемнән йөрүче халык белми идем. Төрекмәннәрне Ниязов киендерде кебек, мәктәп формасы да, университет костюмы да шул хәзер. Майя халкы үзләренең милли киемен, чигүләрен, кулдан ясалган савыт-сабасын үзләре үк популярлаштыра икән. Кайда барсаң да, әлеге әйберләрне сатып алып була.

Сеноте өстән караганда
Сеноте өстән караганда

Юл уңаеннан Юкатан ярымуравының горурлыгы булган сенотларын да күрдек. Безне Чичен Ицадагы зур сенотка алып килделәр. Ярымутрауда елга һәм күлләр юк, бары тик зур коелар гына бар. Аларның тирәнлеге 50-60 метрга җитә, киңлеге 20-30 метрдан артмаска мөмкин. Аста ярты чакрым су ятканын белә торып, бу "чүлмәккә" керергә кыймадым. Улым Нурислам өч ел йөзү белән шөгыльләнүче кеше буларак мондагы суга чумудан баш тартмады.

Сеноте астан
Сеноте астан

Су коенып, мәгарәдән чыккач, безне майя ризыкларын тәмләргә төшке ашка алып киттеләр. Ризыклар башта куркытса да, күргәч куркулар югалды: башларын, авыз-борыннарын каплаган кызлар ашлар турында тулы аңлатма бирә: нинди иттән пешерелгән, ачы түгелме. Барысы да испанча һәм инглизчә сөйлиләр. Төрле итләрдән кала, вегетарианнар өчен дә берничә төр ризык бар. Күренеп тора: барысы да нәзберек һәм мыжык американнар өчен әзерләнгән.

Алачыкта кибет
Алачыкта кибет

Күргән нәрсәләр турында ипле генә сөйләшеп, тамак туйдырып утырган арада, музыка уйнап җибәрде дә, аяк тыпырдавын ишетеп, артыма борылдым. Ник борылдым? Милли киемдәге ике хатын, бер ир башларына сыра шешәсе утыртып алганнар да, әйләнеп-әйләнеп, тыпырдап бииләр. Ашап утырган, тук кыяфәтле бразилиялеләр һәм американнар алдында. Ресторанда. Нишләптер, күзгә яшь килде. Чәйнәп утырган ризыгым тамакка тыгылды. Шулкадәр жәл күренеш иде бу: кайчандыр югары цивилизацияле халыкның исән калган уллары-кызлары шул халыкның калган тарихын күрү өчен килгән туристларның күңелен күрә.

Корбан китерү пирамидасы
Корбан китерү пирамидасы

Тәгәрмәч уйлап табылганчы никадәр төзелеш эшләре алып барган, тимер табылганчы кадәр баш миенә операция ясаган халыкның тамырлары бүген нинди халәттә. Безнең татар-башкорт та күз алдына килеп баса. Кайчаннан хыялланалар бит безнең халыкларны шундый бутафор, уенчык милләткә әверелдерергә! Безнең милли ризыкларны ашап утырган җирләрендә, безнекеләр бер-ике чыгып биесә, дәртләнеп китәләр. Безнекеләргә еш кына шул җитә кала. Әнә, безнең ашларны яраталар, безнең биюләрне карыйлар дип сөенәбез. Ерак Мексикадагы майя кабиләсе кешеләре белән үзебезнекеләр арасында параллель узды, никтер үземне үксез ятим итеп тойдым. Кәеф китте, кулымдагы фотоаппаратка фото төшерергә дә башыма килмәде. Дөресрәге, фотога төшереп, аларны кимсетәсем килмәгәндер.

Автобус безне бу рестораннан Чичен Ицага алып китте. Бу урыннан кузгалып китүемә никтер сөенеп тә куйдым.

Чичен Ица пирамидаларыннан ташылган ташлардан төзелгән чиркәү
Чичен Ица пирамидаларыннан ташылган ташлардан төзелгән чиркәү

Чичен Ицаны майя теленнән Чи – авыз, тамак; чен – кое; Ица – сихерләнгән су тылсымчылары дип тәрҗемә итеп була. Шулай ук ица – әлеге төбәктә яшәгән майя халкының бер кабиләсе. Бу шәһәрнең 10 проценты гына дөньяга танылган, калганы әлеге вакытта урман эчләрендә таралган. Аларны эзләргә, табарга кирәк. Испан яулап алучылары килгәнче яшәгән булсалар, бу шәһәрләрне җимереп бетергән булырлар иде, цивилизациянең юкка чыгуы, пирамидаларны исән калдырган. Чөнки алар урман эчендә кала, аларны эзләүче, күрүче, кызыксынучы кеше булмый. Вайядолид (Valladolid) шәһәре үзәгенә Чичен Ица пирамидаларыннан ташылган таштан чиркәү төзеп куялар. Әмма хәзер кайсы пирамиданыкы икәне билгеле түгел, дип гидның сөйләве истә калган. Элек бу пирамидаларга халык үзе генә йөри торган була. Майя халкы ата-бабаларының изге урынына килсә, туристлар – күңел ачарга, борынгы шәһәр диварларын күрергә бара. Әкренләп пирамидаларны ямьсезләү, җимерү башлана.

Майя хатыны үзе чиккән кулъяулыклар сата
Майя хатыны үзе чиккән кулъяулыклар сата

Узган гасырның 60нчы елларында Мексика әлеге пирамидаларны курчалау програмын эшләтеп җибәрә. Бүген майя пирамидалары сакланып калган урыннарга төзек юллар илтә, бик күп хезмәткәрләр эшли, ресторан-кафелар төзелгән, моңарчы беркем яшәмәгән пирамидалар янында хәзер 30 меңләп кеше сувенир сата. Сатучылар бик күп, әле җитмәсә әрсез. Туктаусыз әшәке тавыш чыгарып, туристларны үзләренә җәлеп итә. Балчыктан ясалган сыбызгыдан ягуар тавышы чыга. Ягуар – майя халыкларында изге хайван.

Майя пирамидаларының иң күренеклесе - Кукулькан
Майя пирамидаларының иң күренеклесе - Кукулькан

Мексика буйлап милли паркларга якшәмбе көн керерлек түгел, чират. Бу көнне Мексика ватандашларына илдәге барлык парк-курчаулыкларга керү бушлай икән. Майя пирамидалары ЮНЕСКО карамагында. Бу яктан Казан белән бер уртаклыгы бар. Пирамидалар янына зур рюкзаклар белән керергә ярамый. Мондый биштәр эченә еш кына граффити баллоннары алып керәләр, пирамидаларны пычраталар икән. Элек пирамидаларга менү, өстеннән йөрү мөмкин булса да, әнә шул зыян салучылар аркасында болар тыелган.

Чичен Ицадагы диварга төшерелгән кеше башы сөякләре
Чичен Ицадагы диварга төшерелгән кеше башы сөякләре

Баштан әйткәнемчә, үз мөмкинлегебез белән барсак, без күбрәк белә, күбрәк күрә, таныша ала идек. Мондый мәһабәт урынга килеп, үзеңнең меңәр еллык тарихка кул тидерүеңне аңлыйсы, тоясы килә. Оештырылган экскурсия андый мөмкинлектән мәхрүм итә.

XS
SM
MD
LG