Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гыйлем" сайты ике еллыгын билгели


Татар телендә фәнни-популяр язмалар тәкъдим иткән "Гыйлем" сайтына 2 ел тулды. Бүгенге көндә бу проектны социаль челтәрләрдә 2 меңнән артык кеше даими күзәтеп бара.

"Гыйлем" проекты 2 ел элек, 2014нең августында Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернатында барлыкка килгән. Аның башында торучылар – әлеге мәктәпнең тәрбиячесе Ленар Хөсәенов һәм аның укучысы Айдар Шәйхи. Бүгенге көндә "Гыйлем" такымында 7 кешелек төп мөхәррият һәм 30га якын ирекле язучы бар дип сөйләде Азатлыкка Айдар Шәйхи.

"Гыйлем" сайтында татар телендә математика, психология, биология, тарих, техника, сәнгать, астрономия һәм башка өлкәләргә караган фәнни-популяр язмалар, кызыклы хәбәрләр, инфорграмнар, видео һәм аудиоязмалар даими урнаштырыла. 2 ел дәвамында сайтның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә 2 меңнән артык даими укучы тупланган.

"Гыйлем" авторы Айдар Шәйхи Азатлыкка сайтның ике максаттан эшләвен аңлатты. "Беренче максат – туган телебезне үстерү. Фәнни-популяр мәгълүматны без татар телендә урнаштырабыз, әле моңарчы очрамаган күренешләр турында язабыз. Икенчедән, без нәкъ менә белем бирәбез. Фән – җәмгыятьнең яңа тренды. Бу тематикага багышланган сәхифәләр бик күп, ә без популярлашып барган фәнне туган телебездә аңлатабыз", дип сөйләгән иде ул. Сайт авторлары аны киләчәктә онлайн белем бирә торган милли университет итеп күзалдына китерә.

XS
SM
MD
LG