Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада террорга каршы көрәштә ишегалды дружиналарын җәлеп итмәкчеләр


Хәзер вакыт-вакыт подвалларны тикшерү уздырыла.
Хәзер вакыт-вакыт подвалларны тикшерү уздырыла.

Ишегалды дружиналары участковыйларга булышачак дип планлаштырыла.

Алабугада террорчылык белән көрәш өчен ишегалды дружиналарын булдырырга планлаштыралар. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Хәзер махсус чаралар кысаларында полиция кайбер торак йортларның түбә башлары, подвалларда вакыт-вакыт тикшерүләр уздыра. Террорга каршы эшчәнлек һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә багышланган түгәрәк өстәлдә мондый тикшерүләргә халыкны да җәлеп итү турында тәкъдим булган.

Террорга каршы комиссиянең киләсе утырышына полиция вәкилләренә булышачак ишегалды дружиналары хәле каралачак.

XS
SM
MD
LG