Accessibility links

Кайнар хәбәр

UfaForum җыены яшьләр Сабантуе форматында гына үтте


UfaForum сәхифәсендә чараның тыелуы турындагы белдерү
UfaForum сәхифәсендә чараның тыелуы турындагы белдерү

Башкортстан яшьләренең хакимият тарафыннан тыелган UfaForum җыены республика башлыгы Рөстәм Хәмитов кушылуы белән Сабантуй форматында узды.

11-14 август Башкортстанда яшьләрнең UfaForum мәгърифәт киңлеге чарасы узарга тиеш иде. Ләкин чара башланырга 20 сәгать кала аның тыелуын хәбәр иттеләр. Форумны оештыру комитеты белдерүе хәбәренә караганда, оппозициядә торучы депутатлар катнашуы һәм анда республика җитәкчелегенә тәнкыйть сүзләре дә яңгырау куркынычы булуы сәбәпле, аны уздыру тыелган.

Тыелу турында хәбәр булу белән яшьләр арасында хакимиятнең бу адымына карата ризасызлыгы туган иде. Форумда катнашу өчен Уфага чит төбәкләрдән вәкилләр килә дә башлаган булган. Җәнҗал куерып киткәнче әлеге хәлләргә Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов та кушылып, аны уздырырга кушуы билгеле булды. Нәтиҗәдә чара Сабантуй форматында узды. Анда UfaForum чарасында катнашу теләге белдерүчеләрнең күпчелеге катнашмады.

Җәнҗал булмасын өчен хакимият кулы белән уздырылган чарага интернет челтәрләре аша тәнкыйть сүзләре белдерүләр дәвам итә. Мәсәлән, Мәскәү һәм Петербурдагы Башкортстан студент һәм аспирантлары ассоциациясе рәисе Азат Барданов сүзләренә караганда, аны Русия Дәүләт думасына намзәт, республиканың элекке премьеры Раил Сарбаевның ышанычлы кешесе дип уйлаганнар. Шуңа бәйле рәвештә бу форумда Дума сайлавы уңаеннан хакимияткә ошамаган сүзләр яңгырау ихтималлыгы сәбәпле тыелган.

Чиләбе башкорт яшьләре оешмасының элекке җитәкчесе Тимур Сафиуллин социаль челтәрләр аша бу хәлләргә шундый аңлатма бирә: “Форумны уздыруны тыеп хакимият дәүләт програмнары һәм өлгеләрен тормышка ашырырга әзер прогрессив, максатчан башкорт яшьләрен үзләренә каршы куя. Башкорт яшьләре беренче тапкыр урапатриотсыз, сәяси шигарләрсез чара уздырырга җыенган иде. Хакимият өчен оят”.

Әлеге форумны оештыру башлангычы белән Башкортстанның Рәми Гарипов исемендәге 1нче санлы гимназия-интернатын тәмамлаучылар ассоциациясе чыкты. Өч көн дәвамында анда лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, спорт чаралары, күренекле кешеләр белән очрашулар, мәгариф програмнарын һәм өлгеләрен тәкъдим итү каралган иде. Чараны уздыруда Рәми Гарипов гимназиясен тәмамлаучылар ассоциациясеннән тыш Мәскәү һәм Петербурдагы Башкортстан студент һәм аспирантлары ассоциациясе, Чиләбе башкорт яшьләре берлеге, якташлар җәмгыяте, шаяннар һәм тапкырлар клубы да катнашу теләген белдергән.

Форумны оештыручыларның берсе Урал Кәримов 10 августта Азатлыкка бу чарада 500ләп кешенең катнашырга теләк белдерүен, хакимият тарафыннан бернинди дә басым булмавын, программаның бик эшлекле һәм тыгыз булуын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG