Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта җирле имам атып үтерелгәннән соң дистәләрчә кеше протест чарасына чыкты


Протест чарасына чыгучылар имамны исламофобия нигезендә үтергәннәр дип саный.

АКШта Нью-Йорк шәһәрендә җирле имам үтерелүенән соң, шимбә кичен дистәләрчә кеше протест чарасына чыкты. Бу хакта ВВС хәбәр итә. Чарага чыгучылар әлеге җинаять мөселманнарга нәфрәт нигезендә кылынган дип саный.

New York Daily News басмасы хәбәр итүенчә, демонстрантлар АКШта исламофобиянең артуында Республикан фиркасеннән президентлыкка намзәт булган Дональд Трампны гаепли. Үзенең сайлау алды кампаниясендә ул исламчылар килүне туктату өчен мөселманнарга илгә керүне вакытлыча тыярга чакырды.

Шимбә көнне Нью-Йоркның Куинс районында берничә билгесез кеше мәчеттән ерак түгел генә 65 яшьлек имам һәм аның ярдәмчесен атып үтерде. Полиция тикшерү эшен алып бара.

XS
SM
MD
LG