Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучылары Татарстанда атом станциясен төзүгә каршы тавыш бирде


Сораштыру нәтиҗәләре
Сораштыру нәтиҗәләре

Азатлыкның Вконтакте төркемендә оештырылган сораштыруда күпчелек Татарстанга атом станциясе кирәкми дип тавыш биргән. Тавыш бирүдә 450дән артык кеше катнашты.

Узган атна башында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанның Кама Аланы шәһәрендә атом станциясен 2030 елга төзеп бетерү турында күрсәтмә имзалады. Бу карар шактый күп бәхәсләр уятты. Азатлык радиосы да бу хакта белгечләр һәм гади халык фикерен белеште.

Азатлык атом станциясен төзү турында укучылары фикерләрен дә белешергә булды. Безнең Вконтакте социаль челтәрендәге төркемдә "Татарстанга АЭС кирәкме?" дигән сораштыру үткәрелде.

Тавыш бирүдә 450дән артык кеше катнашты. Аларның 77% чамасы (350дән артык кеше) Татарстанга АЭС кирәкми дигән фикердә. 14% чамасы (60тан артык кеше) төзелешне хупласа, 8% чамасы җавап бирергә авырсынды.

Сораштыруга язып калдырылган фикерләр дә төрле. "Кирәкми. Бөтен Республикабызга зыян китерәчәк. Түбән Камада яшәгән милләттәшләребездә һаваның бик нык пычраклануы (радиация һәм химик яктан) көтелә" дигән фикер зур резонанс уятты. АЭС төзелешен хуплаучылар бу зыян итмәячәк дигән фикерләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG