Accessibility links

Чуашстанда Өч Балтай авыл мәчетенең 110 еллыгын бәйрәм иттеләр


Чуашстанның Өч Балтай авыл мәчетенең 110 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә
Чуашстанның Өч Балтай авыл мәчетенең 110 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә

Өч Балтай авылының мәчете Чуашстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кергән бердән-бер татар-мөселман гыйбадәт йорты булып тора.

Чуашстанның күпчелек татарлар яшәгән Өч Балтайда авыл мәчетенең 110 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Чуашстан Диния нәзарәте һәм Өч Балтай мәхәлләсе тырышлыгы белән оештырылган бу бәйрәм “Йөзьяшәр мәчетемнең икенче яшьлеге” дип аталды.

Мәчет юбилее тантанасында өчбалтайлардан тыш Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, башка хәзрәтләр, Чуашстан түрәләре, республиканың барлык татар авылларыннан да вәкилләр катнашты.

“Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле чыгыш ясый
“Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле чыгыш ясый

Бәйрәм чараларында шулай ук “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле чыгыш ясады. Чуашстанның төрле татар авылларыннан килгән балалар дини концерт куйды. Өйлә намазыннан соң тантана хөрмәтенә чалынган ун корбан ашы мәҗлесе узды.

Тантана хөрмәтенә чалынган Өч Балтайда ун корбан ашы мәҗлесе узды
Тантана хөрмәтенә чалынган Өч Балтайда ун корбан ашы мәҗлесе узды

Өч Балтай авылы мәчете Чуашстанда совет чорында да эшләп килгән ике мәчетнең берсе. Өстәвенә ул Чуашстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кергән бердәнбер татар-мөселман гыйбадәт йорты булып тора.

XS
SM
MD
LG