Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

Быел март аенда узган V Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: “Авылны сакламасак, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклау авыр булачак”, дип белдергән иде. Соңгы 10-15 елда республиканың күпчелек авыл мәктәпләрендә белем бирүне урысчага күчерделәр, шуңа күрә татар авылларында телебез ничек сакланыр икән? Әлеге мәктәпләрдә укыган балалар үзишләре белән урыс телендә аралаша.

Мәсәлән, быел яз көне урыс телендә белем бирүче Әгерҗе районының Иж-Бубый авылы мәктәбенә кергәч, югары сыйныфта укучы ике татар кызының урысча аралашканын күрдем. Аларга: “Нигә татарча аралашмыйсыз?” – дигәч, берсе: “Безгә урысча уңайлырак”, – диде. Югыйсә, туган авылым Иж-Бубыйда ата-аналар татартелле һәм, мәктәпнең башлангыч сыйныфларында да әлегә татарча укыталар. Димәк, яңа мәгълүмат технологияләре заманында мәктәпләрдә урысча белем бирү, хәтта авыл җирендә яшәүче татар балаларын да урыслашуга китерә. Шуңа карамастан, мәктәпләрне урысча белем бирүгә күчерү һаман туктатылмый.

Әйтик, узган ел мәгариф хезмәткәрләре Балык Бистәсе районындагы Биектау авылы мәктәбенең 2нче сыйныфын урысча укытуга күчергәннәр. Татар балаларына урысча дәреслекләр белән урыс телендә белем биргәннәр. Ярый әле 3нче сыйныфка күчкән әлеге балаларны яңа уку елыннан татарча укытырга җыеналар, сыйныфны татар дәреслекләре белән тәэмин иткәннәр. Әллә ялгышларын таныганнар, әллә урысча укытуны Мәгариф һәм фән министры белеп алган. Ә менә калган татар авылларына татарча укыту кайчан кайтарылыр икән?

Берәр авылда мәктәп яба башласалар, техничкадан алып директорга хәтле чаң суга. Эш урыны, акча, табыш белән бәйләнгән уку йортын саклап калу өчен бөтен мәктәп коллективы хәрәкәткә килә. Әлеге проблема турында язарга журналистларны да бик тиз табалар. Ә татар авылы мәктәпләренең урысча укытуга күчерелүе турында беркем дә тавыш күтәрми, журналистлар бернәрсә дә язмый. Шулай булгач, татарча укыта торган мәктәпләрнең авылларда да тәмам юкка чыгып баруы турында Татарстан президенты хәбәрдар түгел, ахрысы.

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында “Милли мәгариф үсеше концепциясе”н әзерләү тәмамланып килә. Әлеге документта авылларда да татарча укыту кирәклеге турында фәнни яктан нигезле итеп әйтелсен иде. Ә менә “гаилә” төшенчәсен Концепциядә куллану артык дип саныйм. Татар телен саклауны гаиләгә аударуны, гомумән, дөрес нәрсә түгел дип бәялим. Бүгенге көндә шәһәр мәктәпләрендә урыс телендә укыган татар балалары гаиләдә дә урысча сөйләшә һәм аларның күпчелеге татарча аңламый. Мондый күренеш һәр татар гаиләсенә диярлек кагыла. Алда әйтелгәнчә, татар авылларында да телне саклау проблемага әверелеп бара. Республиканың шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә системалы рәвештә татарча белем биреп кенә татар телен саклап булачак. Һәр татар баласы 1нче сыйныфтан алып 11гә хәтле барлык фәннәрдән дә татар телендә белем алырга хокуклы. Моны тәэмин итү чаралары Концепциядә ачык күрсәтелсен иде.

Тәлгать Әхмәдишин, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG