Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:00

"Эрдоганның сүзләренә түгел, гамәлләренә карарга кирәк"


Эрдоган тарафдарлары алдында чыгыш ясый

Эрдоган тарафдарлары алдында чыгыш ясый

Сүземне Эрдоганның тышкы сәясәтен аңлау кирәклеген ассызыклап башлыйм. Төркия президенты үзен ислам дөньясы лидеры итеп күрсәтергә тырыша, ләкин без Төркия сәясәтенең милли мәнфәгатьләр нигезенә корылганын күрәбез.

Төркия лидерының Сүрия, Фәләстин, уйгыр, Урта Азия, кырымтатар халыкларын яклап әйтелгән сүзләре чынлыкта популизмнан еракка китмәде һәм әлеге төбөкләрдә яшәүче мөселманнарның хәлләрен җиңеләйтә дә алмады. Соңгы вакытта без Төркия-Израил мөнәсәбәтләренең җылынганын күрәбез. Израил белән хезмәттәшлек турында илнең башлыгы үзе әйтте.

Хәзер без Русия-Төркия мөнәсәбәтләренең яхшыруын күзәтәбез. Гәрчә күптән түгел генә Төркия хакимиятләре илнең чикләре 2015 елның 24 ноябрендәгечә бозылган булса, ул вакыттагыча җавап бирергә әзер булуы турында сөйләгәннәр иде. Бүген исә без Мәскәү белән Әнкара икътисади хезмәттәшлегенең яңадан торгызылуын, хәтта Төркия аша төзелергә тиеш газүткәргеч проектының яңадан калкып чыгуын күрәбез.

Җәбер-золым яклы илләрдән килгән мөһаҗирләр, без Төркиядә үзебезне иминлектә хис итмәдек

Рәҗәп Эрдоган милли мәнфәгатьләрен саклау максатыннан Русия, АКШ, Европа Берлеге илләре мөнәсәбәтләрендә тигезлек сакларга тырыша. Дуслыкны бу рәвештә саклау һәм үстерү мөселман мөһаҗирләренә бернинди яхшылык китермәячәк. Чынлыкта Төркиянең алда аталган илләр белән җылы мөнәсәбәтләренә кадәр үк без, җәбер-золым яклы илләрдән чыккан мөһаҗирләр, үзебезне иминлектә хис итмәдек. Русия иминлек хезмәтләре Төркиядә яшәүче оппозициядәге иҗтимагый, дини эшлеклеләрен һәм Төньяк Кавказ вәкилләрен үтерү буенча вакыт-вакыт махсус операцияләр оештырган. Моннан тыш бик күп мөһаҗирләр Төркия миграция кануннарының бөтен авырлыгын татып билгесез хәлдә кала. Иң авыры әлеге шартларда бик күп хатын-кызлар һәм балалар яши.

Таһир Миңлебаев

Таһир Миңлебаев

Моның турында мин шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. 2014 елда Төркиягә килгәннән соң күпмедер вакыт узгач, мине депортация төрмәсенә утырттылар. Истанбулның Кумкапы төрмәсендә миңа онытылмаслык шартларда ике ай кичерергә туры килде. Аннан соң ярты ел дәвамында һәр ике атна саен полиция бүлегендә теркәлергә мәҗбүр булдым. Соңрак миңа мәхкәмәдән “Төркия дәүләтенә янамый” дигән карар чыгарып тоттырдылар. Бу юлы озак көтәргә туры килмәде. 30 июньдә, Төркия-Русия мәнәсәбәтләре көйләнә башлагач, нәкъ менә Ураза бәйрәме алдыннан мине яңадан төрмәгә, хәзер инде Бурсага җибәрделәр. Анда телефоннан сөйләшү, ял көннәрендә туганнар белән күрешү тыелган иде. Нәтиҗәдә, 12 июльдә яныма хатыным килеп, минем төрмәгә эләгүемне белгәч әтиемнең үлеп китүен хәбәр итте. Улы өчен борчылган әти моны кичерә алмады, күрәсең. 9 июльдә аны җирлиләр. Мин исә Украинага китәргә мәҗбүр иттем. 13 июльдә инде Львовта идем.

Сүземне йомгаклап диндәшләрем өчен бәхәссез бер хакыйкатьне ассызыклыйсым килә. Татар-башкортлар, мөселманнар сүзләргә түгел, гамәлләргә игътибар итәргә тиеш. Мөселман дөньясы белән хәзер идарә итүчеләр өчен исламны һәм мөселманнарны яклау турында оран салу гадәткә кергән. Бүген исә сүзгә түгел, эшкә карау заманы. Төркия илбашы Сүриядәге террорчыларны бетерү өчен Русия белән хезмәттәшлек итү турында сөйли. Мәскәүнең Сүриядә кемнәр белән көрәшүен без көндәлек хәбәрләрдән беләп торабыз. Һәм Эрдоганның бу өлкәдә Русиягә ярдәм итәргә теләве (рухи яктан булса да), мөселманнарны әйдәп баручы көчкә ия булмавын ачыктан-ачык күрсәтә.

Эрдоган - милли лидер, аның сәясәте милли мәнфәгатьләрдән чыгып, төрек халкының дини тойгыларын кулланып кына алып барыла. Мөселманнар шуны аңларга тиеш: бөтен ислам өммәте вәкилләрен үз гаиләсе кебек күргән чын ислам лидеры барлыкка килгәнче без әлегә кимсетелгән хәлдә яшәвебезне дәвам итәчәкбез.

Таһир Миңлебаев, мөселман журналисты

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG