Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр шурасы Русия кунакханәләрендә "хәләл" бүлмәләр оештырмакчы


Хәләл кагыйдәләренә туры килүче кунакханә бүлмәләре Мәскәүдә һәм мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә - Төньяк Кавказ, Урал, Идел буе, Алтайда ачылачак.

Русия мөфтиләр шурасы эшкуарлар белән берлектә илнең кунакханәләрендә "хәләл" стандартында хезмәт күрсәткән бүлмәләр челтәрен ачып җибәрү һәм аларны устерү проектын башлап җибәрә. Сүз, беренче чиратта, Мәскәү һәм мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләр - Төньяк Кавказ, Урал, Идел буе, Алтай - турында бара, диде Мөфтиләр шурасындагы “Хәләл” халыкара үзәге җитәкчесе Айдар Газизов.

"Хәләл азык-төлек хәзер күпләргә таныш. Аны мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә сайлый. Шуңа аларны тикшереп тору бик мөһим. Сүз шулай ук кунакханәләрдәге яшәү шартларын күзәтү турында да бара. Чөнки соңгы елларда Русиягә мөселман илләреннән бик күп кеше килә" - дип сөйләде "Интерфакс" агентлыгына Газизов.

​Хәләл кунакханә бүлмәсендә кеше һәм хайваннарның сурәтләре булмаска тиеш. Анда Коръән тәрҗемәләре, намазлыклар һәм Кыйбла күрсәткечләре урнаштырыла. Андый бүлмәләрдә яшәүчеләр хәләл ризык белән тәэмин ителә. Хәләл хезмәт күрсәткән кунакханә бүлмәләрен якында кыйммәт булмаган һәм премиум дәрәҗәдәге отельләрдә күреп булачак, диде Газизов.

XS
SM
MD
LG