Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илья Яшин "Бердәм Русия" әгъзаларының канун бозулары турында хисап әзерләде


Илья Яшин
Илья Яшин

Русия оппозициясе Дума сайлауларына "Бердәм Русия"гә каршы чаралар әзерли.

ПАРНАС фиркасенең рәис урынбасары Илья Яшин "Бердәм Русия" әгъзаларының канун бозу очракларын фаш итүгә багышланган хисап әзерләде. Ул "Криминаль Русия" фиркасе" дип атала. Әлеге хисапны оппозиционер ике атнадан соң - Дума сайлаулары кампаниясе кызган чакта - бастырырга җыена.

Яшин "Ведомости" газетасына белдергәнчә, хисапның максаты - "Бердәм Русия" төрле җинаятьчеләр һәм криминаль төркемнәрнең сәясәткә үтеп керү һәм анда эшчәнлекләрен дәвам итү өчен социаль лифт вазыйфасын үтәвен күрсәтү". Хисапның үзендә "Бердәм Русия" әгъзаларының җинаятьләре күрсәтелгән харита булачак. Хисапның беренче тиражы 20 мең нөсхә булуы көтелә.

XS
SM
MD
LG