Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бекир Дегерменджи: "Улымны болай гына җибәрмәсләр"


Бекир Дегерменджи: "Улымны болай гына җибәрмәсләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Бекир Дегерменджи: "Улымны болай гына җибәрмәсләр"

"26 февраль" эше нигезендә гаепләнгән кырымтатар Мостафа Дегерменджи (Тегермәнче) 8 октябрьгә кадәр сак астында калдырылды. Аның әтисе Бекир Дегерменджи Азатлыкка: “Улым гаебен танымый, ләкин аны болай гына җибәрмәсләр”, диде.

Мостафа Дегерменджи 2014 елның 26 февралендә Кырым Югары Радасы алдында массакүләм чуалышларда ("Русское единство" оешмасының митингына каршы урам җыенында) катнашуда гаепләнә. Ел ярым инде сак астында булган 27 яшьлек Мостафа өстеннән Акмәчеттә мәхкәмәләр дәвам итә. Аның атасы Бекир әфәнде улының эше хакында Азатлыкка сөйләде.

– Бекир әфәнде, мәхкәмәдә эшнең каралуы ни дәрәҗәгә җитте?

– Эш әле төгәл карауга барып җитмәде. Улымны 8 октябрьгәчә сак астында калдырдылар. Без апелляциягә бирдек, ләкин без инде алдан белә идек нинди карар булачагын. Гадәттәгәчә 20 минут барган мәхкәмә безнең апелляцияне кире какты.

– Сез бөтен нәрсә алдан планлаштырылды димәкче буласызмы?

– Мин моны сөйләмәкче түгел, мин моны беләм...

– Сез нәрсәгә нигезләнеп болай әйтәсез?

– Чөнки бер генә мәхкәмә дә башкача үтми. Барлык мәхкәмә утырышлары бер ук үтә. Без апелляция бирәбез, алар аны кире кагалар, без тагын апелляция бирәбез - алар аны тагын аны кире кага. Алар аларга нәрсә кирәк - шуны эшлиләр. Минемчә, алар бөтен нәрсәне куркыту, буйсындыру өчен эшлиләр. Мин моны башкача атый алмыйм.

– Улыгызны конкрет нәрсәдә гаеплиләр һәм ул нәрсәдә үзенең гаепле булуын танымый?

– Аны 26 февральдә массакүләм чуалышларда катнашуда гаеплиләр. Ул моны үз өстенә алмый, моны танымый. Бу митинг Украина чорында Украинада үтте. Әгәр алар, әйтик, гаепле булсалар да, аларны Украина хөкем итергә тиеш, ә бездә Русия хөкем итә.

– Бу чуалышлар вакытында зыян күрүчеләр бар...

– Әйе, анда 80нән артык кеше зыян күргән диләр.

– Мин ике үлгән кешене күз алдында тотам...

– Әйе, андый сүзләр бар, ләкин мин алар кем, кайдан – белмим.

– Ә аларның вәкаләтле вәкилләре мәхкәмәдә шаһитләр булып катнашмыймы?

– Мәхкәмәдә моңа әлә барып җитмәдек. Без төп мәсьәләгә әле барып җитмәдек. Эш гаепләү–апелляция, гаепләү–апелляция дәрәҗәсендә бара.

– Мөфтинең Мостафа белән очрашканы юкмы?

– Әйе, ул аларда булды.

– Нинди максат белән?

– Ул аларны ничектер чыгырырга омтылган кебек булды, ләкин алар эшләмәгән эшләрен үз өсләренә алырга тиешләр иде.

– Мостафа риза булдымы?

– Юк.

– Бу эш алда ничек дәвам итәчәк дип уйлыйсыз?

– Минем фикеремчә, аларны болай гына чыгармаслар.

* * * *

"26 февраль" эше нигезендә, ягъни, 2014 елда Кырымның Русиягә кушылуын таләп иткән "Русское единство" оешмасының митингына каршы урам җыенында катнашкан кырымтатар активистлары – Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгоз, Али Асанов, Мостафа Дегерменджи ATR кырымтатар телевидениесенең операторы Эскендер Небиев та кулга алынды. Эскендер Небиев ноябрь аенда 2,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителде.

"26 февраль" эше нигезендә гаепләнүче Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгөз өстеннән чираттагы мәхкәмә утырышы 18 августка билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG