Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:46

Бәйрәмова: "Шәймиевнең ГКЧПны яклавы Татарстан бәйсезлегенә аяк чалды"


Фәүзия Бәйрәмова халык арасында чыгыш ясый. 1991 ел, август

Фәүзия Бәйрәмова халык арасында чыгыш ясый. 1991 ел, август

Шушы көннәрдә Советлар Берлеге таркалуына китергән зур вакыйга - ГКЧП фетнәсе башланганга 25 ел тула. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев ГКЧПны яклап сәяси хатасы өчен гомере буе түләде, Русиягә тугрылыгын аңа Татарстанның дәүләт бәйсезлеген һәм шуның өчен көрәшкән татар милләтчеләрен федераллар кимсетүенә биреп исбатларга туры килде.

19 август – Советлар Берлегендә дәүләт фетнәсе, ГКЧП омтылышы башланганга 25 ел. 1991 елның 19 августында башында вице-президент Геннадий Янаев торган төркем гадәттән тыш хәлнең дәүләт җитәкчелеге оештырылу һәм ил президенты Михаил Горбачевны хакимияттән алып ташлау турында игълан итте.

ГКЧП башында торганнарның төп максаты – Советлар Берлегенә кергән республикаларны яңа берлек килешүенә кул куйдырмау, илне кире авторитар хакимияткә кайтару иде. Татарстан да 1991 елның 20 августында, мөстәкыйль рәвештә, Суверен дәүләтләр Берлеге килешүенә кул куярга җыенды. Әмма фетнә аркасында Татарстан да, башка республикалар да килешүгә кул куя алмады.

1991 елның декабрендә Советлар Берлеге таркалгач, Татарстанга, башка республикалардан аермалы буларак, тулы бәйсезлек насыйп булмады.

Бәйсезлек декларациясе кабул итеп иреккә омтылган Татарстанның ул вакыттагы җитәкчелеге ГКЧПны яклап чыкты. Президент Миңтимер Шәймиев халыкка мөрәҗәгатен игълан итте.

1991 елның 21 августында Миңтимер Шәймиевнең газетта басылган мөрәҗәгате

1991 елның 21 августында Миңтимер Шәймиевнең газетта басылган мөрәҗәгате

"Безнең илебез үз тарихында әһәмияткә ия чор кичерә. Җәмгыятьтә һәм илдә гадәттән тыш хәл туды. Илне һәлакәт алдына китергән вакыйгалар һәм хәлләр Дәүләтнең гадәттән тыш хәл комитетының (ГКЧП) 18 августындагы мөрәҗәгатендә мөмкин кадәр туры итеп чагылган. Алар игълан иткән карар илнең җимерелүен туктату һәм вазгыятьне тотрыкландыруга юнәлгән", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Шәймиев шулай ук урам чараларын тыйды, моны аңламаган кешеләргә карата чаралар күреләчәген дә белдерде.

ГКЧП фетнәсе озакка сузылмады, ахыргы чиктә 21 августта уңышсыз төгәлләнде. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, бу фетнәне яклаган Миңтимер Шәймиев сәяси хатасы өчен Татарстанның бәйсезлеген Мәскәүгә бирергә мәҗбүр була.

"ГКЧП вакытында хәзер зирәклеге өчен макталган Шәймиевнең өч көн алдан күрергә акылы җитмәде. Шушы сәяси хатасы өчен ул гомере буе түләде. Русиягә тугрылыгын аңа Татарстанның дәүләт бәйсезлеген һәм шуның өчен көрәшкән татар милләтчеләрен биреп исбатларга туры килде", ди Бәйрәмова.

Русиянең ул вакыттагы җитәкчелеге ГКЧПны Татарстанга каршы оста файдалана, бәйсезлеккә омтылыш буыла башлый. Фәүзия ханым сүзләренчә, куркытылган Татарстан җитәкчелеге милләтчеләргә һәм бәйсезлеккә каршы борыла.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

"ГКЧП дигән афәт Татарстанда да, Русиядә дә кемнең кем икәнен күрсәтте. Татарстан җитәкчелеге шулкадәр мәҗбүри генә үзгәртеп коруларга кергән һәм шулкадәр мәҗбүри генә Татарстан декларацияләрен кабул иткән булып чыкты, әз генә ГКЧП җилләре исү белән шул минутта ук искелеккә кайтырга ризалыкларын белдерделәр.

ГКЧПдан соң Шәймиев шулкадәр куркып калды, ул һәр адымын уйлап эшли башлады. Ул нигездә милли хәрәкәткә каршы китте. ГКЧПдан соң Татарстан җитәкчелеге беренче тапкыр үз өсләрендә балта, каршыларында читлек күрде. Аларны утыртмасалар да, андый-мондый ашыгыч адымнар эшләсәк, безне утыртырга мөмкиннәр дигән нәтиҗә ясадылар. Бәйсезлек мәсьәләсендә дә аякларын чамалап кына атлый һәм атлый алмас хәлгә килделәр. ГКЧП аларның мәңгелек йөрәкләренә кереп калган шом булды. Бәйсезлек мәсьәләсендә 90нчы еллардагы, декларацияләр кабул иткәндәге кебек адымнар ясалмады", ди Бәйрәмова.

Куркып калган Татарстан җитәкчелеге бәйсезлек декларациясе кабул ителгән көннең бер еллыгын бәйрәм итми. Бу чараны оештыртмас өчен төрле гамәлләр кылына.

"Җитәкчелек шулкадәр куркытылган иде, алар хәтта декларациянең бер еллыгы дигән сүзне әйтергә дә курыктылар. Без, милләтчеләр, барыбер Ирек мәйданына чыктык. Митинг уздыра торган җиргә асфальт җәя торган катоклар куйган иделәр. Без,"Иттифак" фиркасе, шушы катоклар өстенә менеп басып бер еллыкны бәйрәм иттек", ди Бәйрәмова.

Зыялылар һәрвакыт тиранлыкка, диктаторлыкка каршы чыгачак

Фәүзия ханым сүзләренчә, ГКЧП фетнәсе бер-берсенә каршы булган төрле хәрәкәтләрнең берләшә алуына этәргеч бирә. Татарстанда милли хәрәкәт вәкилләре һәм бәйсезлеккә каршы булган демократлар бергә әлеге фетнәгә каршы чыга.

"Без, ике көч, тарихта беренче тапкыр ГКЧПга каршы идек. Зур афәтләр килгәндә зыялылар һәрвакыт тиранлыкка, диктаторлыкка, халык өстенә килгән басымга каршы чыгачак икән. ГКЧП менә шуны да күрсәтте", ди Бәйрәмова.

ГКЧП вакыйгаларына 25 ел узса да, татар милләтчеләре Бәйрәмовага Шәймиевне син генә алып калдың, аны Мәскәүгә тотып җибәрергә синең бер сүзең җитә иде дип әйтә килә. Ул: "Минем Татарстанның беренче президентын Мәскәүгә урыслар кулына биреп җибәргән кеше булып тарихка кереп каласым килми", дип җавап бирә.

Шәймиев Татарстанда үз-үзен акларга тиеш, дидем

"ГКЧП барган көннәрдә мине Югары шурага алып китеп бик каты кисәтү ясаган иделәр. Син халык белән урамда йөрисең икән, синең урының төрмәдә булачак дип тә әйттеләр. ГКЧП җиңелгәч, Мәскәүдән тикшерүчеләр килде. Миннән дә сорау алдылар. Сезгә шундый янаулар булган икән дип сорады. Аңа мин: "Мы, татары, сами разберемся", дип бер генә фикер әйттем.

1991 елның 29 августлары тирәсендә Югары шура сессиясе булды. Анда Шәймиевне Мәскәүгә биреп җибәрергәме-җибәрмәскәме дигән сорау торды. Анда мин бик каты чыгыш ясадым. Әйе, ул гаепле, ул диктаторларны яклады, дидем. Әмма ул гаебен биредә эшләде һәм шушы халык алдында гаебен дә юарга, үз-үзен акларга тиеш, дидем. Ана начарлык эшләгән баласын ничек итеп итәк астына яшерә, мин, депутат буларак, итәк астына яшерергә мәҗбүрмен, без аны Мәскәүгә бирмибез дип тә әйттем", дип искә ала Бәйрәмова ул көннәрне.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG