Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:45

Германия эчке эшләр министрлыгы: Эрдоган Якын Көнчыгышта исламчыларны яклый


Истанбулда Эрдоган тарафдарларының митингы

Истанбулда Эрдоган тарафдарларының митингы

Төркия хакимияте Якын Көнчыгыштагы радикаль исламчыларга соңгы берничә ел дәвамында ярдәм итә.

Төркиядәге әйдәп баручы фирка һәм президент Рәҗәп Эрдоган Якын Көнчыгыштагы исламчы оешмаларны, шул исәптән Фәләстыйнлы ХАМАС, Мисырлы "Мөселман кардәшлеге" һәм Сүриядәге кораллы төркемнәрне яклый һәм аларга ярдәм итә. Бу турыда Германия эчке эшләр министрлыгы хатында диелә. Әлеге хат турында ARD телеканалына билгеле булды. Германия хакимиятләре матбугатта таралган бу хәбәр турында әлегә аңлатма бирмәде.

Азатлык хәбәрчесенә билгеле булганча, эчке эшләр министрлыгының әлеге хаты Сулчы фирка депутатының соравына җавап итеп җибәрелгән. Анда Төркия "радикаль исламчыларның гамәлләрен барлыкка китерү платформасы" дип атала.

Анкара бу гаепләүләрне әлегә җавапсыз калдырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG