Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЮВТ-Аэро": "Очкычларга миллилекне кертергә җыенабыз"


"ЮВТ-Аэро"ның Bombardier CRJ200 очкычы
"ЮВТ-Аэро"ның Bombardier CRJ200 очкычы

Татарстанның "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте очкычларга миллилекне кертү турында уйлана. Ширкәтнең очышлар башлавына бер елдан артты.

Татарстанның "ЮВТ-Аэро" (Юго-восток Татарстан аэро) һава ширкәте очкычларга һәм хезмәтләндерүчеләрнең киемнәренә миллекне кертү турында уйлана башлаган. Бу хакта Азатлыкка ширкәт җитәкчесе Петр Трубаев белдерде. "Миллилекне кертү турында уйлар бар. Безгә кайбер оешмалар тәкъдим ясады. Һәм без бу эш өстендә эшлибез", ди Трубаев.

Петр Трубаев: "Очкычларга милли рух кертү өстендә эшлибез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:36 0:00

Трубаев сүзләренчә, очкычларда татар, инглиз һәм рус телләре тигез яңгырый. Русчадан соң татарча да белдерүләр ясалуын әйтә ул. Җитәкче салонда таратыла торган үзләре чыгарган басманың татарча да булуын белдерә.

Очышлар базарында пассажирлар өчен көрәш барганда һава ширкәтләре юлчыларны үзенә җәлеп итү өчен төрле юллар эзли. Кемнәрдер билет бәяләренә ташламалар ясый, кемнәрдер салоннарда хезмәтләндерүче стюардессаларның үзенчәлекле киемнәре белән, кемнәрдер тәмле ризыклар белән аерылып торырга тели.

Мисал өчен, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Emirates һава ширкәте очкычларында хезмәтләндерүчеләр милли элементлы киемнәр белән каршы ала. Көрәнсу костюм, җете кызыл баш киемнәреннән үк салынып төшкән ак шарфлы кызлар бу ширкәт очкычларында булганнарның күңелләрендә озак саклана. Emirates стюардессалары бу киемнәрне пассажирларны каршы алганда һәм озатып калганда гына кия.

Әлеге миллилек Гарәп Әмирлекләрендәге икенче бер ширкәт – Etihad очкычларында хезмәтләндерүчеләрнең киемнәрендә үзгә бер бизәк булып тора. Алар куе зәңгәр киемнән.

Гарәп Әмирлекләренең Etihad ширкәте стюардессалары
Гарәп Әмирлекләренең Etihad ширкәте стюардессалары

"ЮВТ-Аэро" һава ширкәте 2017 елның икенче яртысыннан чит илләргә дә очарга җыенуларын белдерде, әмма төгәл кайсы шәһәрләр икәнен аталмады. Бер ел элек Азатлык белән сөйләшкәндә Трубаев: "Мюнһен белән Прага шәһәрләренә оча башласак яхшы булыр иде", дигән иде.

Чит илләргә очу өчен очкычларда җир белән бәрелешү мөмкинлеген алдан искәртә алырлык махсус җайланмалар урнаштыру кирәк булачак. Пилотларны инглиз теленә өйрәтү курслары оештырылачак. "Идел буе федераль бүлгесендә әйдәп баручы һава ширкәте булу – безнең төп бурыч", ди җитәкче.

Русиядәге авиация кагыйдәләренә күрә, яңа оешкан ширкәт ике елдан соң гына чит илләргә оча ала. Трубаев бу кагыйдәне кирәгеннән артык кырыс һәм аны үзгәртү кирәклеген әйтә.

2015 елның 9 июлендә "ЮВТ-Аэро" Росавиациядән очышларга рөхсәт алды. Узган ел 17 июль көнне Бөгелмәдән Мәскәүгә беренче очыш булды. Бүген әлеге ширкәт очкычлары Русиянең 20дән артык шәһәре арасында оча.

Һава ширкәтенең 50 урынлык җиде Bombardier CRJ-100/200 һәм BELL-429 боралагы бар.

"Ак Барс Аэро" банкротлыкка чыккач CRJ-200 очкычларын яңа оешкан "ЮВТ-Аэро" кабул итеп алды. Әлеге ширкәт Татарстанның Бөгелмә шәһәренә урнашкан.

* * * *

2013 елның 17 ноябрендә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Boeing-737-500 очкычы Казан аланына төшәргә тырышканда һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды. Бу хәлне белгечләр һәлакәт артында җитешсезлекләр өере ята дип бәяләде. Аннан соң тикшерүләр башланды.

"Татарстан"ның лицензиясе алынды, бу ширкәт банкротлыкка чыкты, ул вакытта очкычларның бер өлеше республикадагы икенче бер һава ширкәте булган "Ак Барс Аэро"га күчте. 2015 елның 13 гыйнварында Росавиация "Ак Барс Аэро"ның да очышлар сертификатын туктатты. Гыйнвар ахырында аны банкрот итү эшләре башланды. "ЮВТ-Аэро" ширкәте "Ак Барс Аэро" нигезендә оешты.

XS
SM
MD
LG