Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырымында "Сөембикә варислары" урынын "Алтын мәйдан" алды


Узган елгы "Алтын мәйдан" фестивале. Черноморски районы сайты фотосы
Узган елгы "Алтын мәйдан" фестивале. Черноморски районы сайты фотосы

Кырымда татар-төркиләрне җыйган "Сөембикә варислары" инде берничә ел узмый, Русия Кырымны басып алгач анда “Алтын мәйдан” фестивале үткәрелә башлады.

18 август Кырымның Черноморски районының Межводный бистәсендә "Алтын мәйдан" фестивале ачыла. Әлеге чараны башлап җибәрүче һәм оештыручысы Гамирә Гаделшина Азатлыкка әйтүенчә, анда Татарстаннан тыш, Казакъстан, Якутия, Тыва, Бурятия, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Башкортстан, барлыгы 32 төбәктән киләчәкләр. Барлыгы 800гә якын кеше булачак. Быел беренче тапкыр "Донецки халык республикасы"ннан да “Акварели" балалар ансамбле киләчәк икән. Шулай ук нугайбәкләр катнашачагын әйткән.

Фестиваль кысаларында мастер-класслар узачак, диңгез кырыенда Сабантуй үтәчәк, кичен этно-дискотекалар каралган. Аерым алганда үзәк мәйданда адыг киче, балкар киче, урыс киче, казак киче, якут киче, бурят киче, нугайбәк киче оештырылыр дип көтелә. Болар арасында казаклар киче дә булуы бераз аптырашта калдыра, ник дигәндә кырымтатарларның казаклар белән булган тарткалашы яхшы мәгълүм.

Гамирә Гаделшина
Гамирә Гаделшина

​Гаделшина сүзләренчә, монда бернинди дә гаҗәпләнерлек әйбер юк, чөнки бу чара башка халыкларны таныту өчен оештырыла.

“Казаклар Казакъстаннан, Сарытаудан, Дондагы Ростовтан, Ставропольдән киләчәкләр. Без бит мәдәниятне күрсәтәбез. Кемдер ярата яки яратмый дигән караштан чыгып эш йөртмибез. Этно-дискотекага алар милли ашларын алып килә, милли уеннар уйныйбыз, биюләр өйрәнәбез, җырлар тыңлыйбыз, мода театры булачак, костюмнар күрсәтәчәкләр. Татарстанда бит барысы да дус яши, монда да шулай булуын телибез”, ди ул.

Казаклар киченнән тыш, “Алтын мәйдан” фестивалендә катнашкан төрле милләт балаларының 22 август – Русия байрагы көне уңаеннан узачак чараларда да катнашуы тагын бер аптыратырлык хәл кебек. Мәскәүнең төрле милләтләр мәгарифен кыса барган заманда Русия байрагы көнендә катнашу берсендә дә канәгатьсезлек уятмаган. Һәрхәлдә Гамирә ханым шулай диде.

“Черноморски районы безгә булыша. Узган елны алар Русия байрагы көнендә чыгыш ясарга баруларын һәм ул көнне безгә аппаратура бирә алмауларын әйттеләр. Шуңа без дә анда катнашырга тәкъдим ясадык. Иҗади мөмкинлекләребез зур булуын әйттек. Быел инде аны үз планыбызга керттек. Кешеләрне дуслаштыру өчен дәүләт бәйрәмнәрен кулланырга кирәк. Хәтта анда йөрештә кырымтатар байрагы булуын сорадык. Узган ел алда Русия, Кырым һәм кырымтатар байрагы җилфердәп барды”, ди Гамирә Гаделшина.

Элегрәк Кырымда “Сөембикә варислары” фестивален оештыручы Гөлзадә Сафиуллина мөгаен мондый чараларда катнашырга гарләнер иде кебек. Әлеге фестивальнең туктап калуы да шуңа ишарәли.

“Кырым Русиягә кушылганнан соң (чынбарлыкта Русия Кырымны басып алганнан соң - ред) “Сөембикә варислары"н анда уздырырга теләмибез дигән сүзләр булды. Без исә 2014 елда “Алтын мәйдан” фестивален Кырымга күчерергә булдык һәм шул вакытта кайбер кешеләр "Барлык үзләрен хөрмәт иткән фестивальләр Кырымнан хәзер китә", диделәр. Ә мин әйттем: "Ә без менә киләчәкбез дидем”, ди Гаделшина.

Гөлзада Сафиуллина
Гөлзада Сафиуллина

Кайберләрнең "Алтын Мәйдан" “Сөембикә варислары” фестивале урынын алды дигән сүзләрнең ул һич дөреслеккә туры килмәвен дә әйтә.

Билгеле булганча, “Сөембикә варислары”ның беренчесен җырчы Гөлзадә Сафиуллина Кырымда 1999 елда уздыра. Ул тора-бара халыкара дәрәҗәгә күтәрелә.

Русия Кырымны басып алганнан соң, Бакчасарай һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек башлангач Гөлзада Сафиуллина "Сөембикә варислары"н башкарыласы эшләр исемлегенә кертергә тырышкан иде.

“Ул кырымнар тарафыннан бик расланыр иде дә, үзебезнекеләр расламады аны. Мин бөтен нигезләмәләрен язып бирдем, әмма үзебезнекеләр үткәртмәде шикелле. Кырымнарга бу фестиваль бик кирәк. Кырымнарга гына түгел, ә төрки халыкларга кирәк. "Сөембикә варислары"ннан соң нугайлар үзләренең беренче фестивальләрен үткәрде. Ниндидер битарафлык безнең үзебезнең яктан да бар.

"Татар җыры", "Татар моңы" бар бит инде, ә бу фестивальнең кирәклеген аңлаучы булмады. Бу фестиваль башлангычы белән Казан–Кырым арасында күпер салынды. Аңа кадәр кырымтатарларның Казанга бөтенләй дә килгәне юк иде. Театр фестиваленә дә килми иделәр. "Сөембикә варислары"ннан соң театр фестиваленә килә башладылар, аннары ансамбльләр килә, безнекеләр анда бара башлады. Эшмәкәрләр арасында багланышлар китте. Без күпер салдык дияргә була. Эшебезне дәвам итү генә кирәк иде. Безнең төп эшебез ул – шәхесләр үстерү. Хәзер үткәрелә торган бер генә фестиваль дә шәхес булдыру өстендә эшләми. Алар балаларны җыйдылар, җырлаттылар, елаттылар да, урыннар тараттылар да – бетте", дигән иде элегрәк Гөлзада Сафиуллина.

14 ел дәвамында "Сөембикә варислары" фестивалендә Русия, Украина, Балтыйк буе, Урта Азиядән ун меңнән артык бала катнашкан булган. Анда Кырымны айкау, Бакчасарайларга бару, кырымтатар балаларының иҗаты, кырымтатарларның мәдәнияте һәм сәнгате белән танышу да програмга кергән булган.

"Бу фестиваль ике атна дәвам итә, балалар шул кадәр мәшгульләр, аларның бер-ике сәгать кенә Кара диңгездә коенырга мөмкинлекләре була", дигән иде Сафиуллина.

Гамирә Гаделшина исә киресенчә фестивальгә килгән балаларның беррәттән ял да итеп китүен әйтә. Ул "Алтын мәйдан"да шактый гына инвалидлар - күрмәүче, ишетмәүче балалар катнашуын искә ала.

"Сөембикә варислары" да, "Алтын мәйдан"да хөкүмәт тарафыннан финансланмый. 2010 елда Гөлзадә Сафиуллина акча булмау сәбәпле, фестивальне үз студиясен сатып үткәргән иде.

Гамирә ханым әйтүенчә, "Алтын мәйдан"га килүчеләр дә юл, яшәү, ашау чыгымнарын үзләре каплый.

"Узган ел безгә Татарстаннан эшмәкәрләр булышкан иде, быел юк. Бары Татарстан мәдәният министрлыгының бүләкләү фонды 30 меңлек бүләкләр җибәрә. Район бушка мәдәният йортын, җиһазлар бирә. Ни дисәң дә 800 кешенең алар пансионатында ял итүе аларга файдага", ди ул.

Фестивальгә быел Казаннан "Мирас" бию ансамбле һәм "Казан" ансамбленең балалар студиясе киләчәк. Зәйдән өч төркем килә. Ике бию төркеме һәм "Мирас" вокал ансамбле. Ягъни ике "Мирас" ансамбле булачак.

"Безгә мәдәният өлкәсендә Татарстан ирешкән уңышны, татарларның миллли үзаңы үсешен күрсәтергә кирәк. Кырым өчен бу аеруча мөһим. Чөнки кырымтатарларны бүген бик төрле хисләр биләп алган. Фестивальдә дүрт кырымтатар төркеме дә булачак. Жюри рәисе - Кырым мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов. Ул да кырымтатар", ди Гаделшина.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов әйтүенчә, алар инде Кизләүгә берничә көн элек үк килгән.

"Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең үз автобусы бар. Шуңа Кизләүдә эконом ял итү өчен урыннар булдырдык. 1200 сумга ике тапкыр ашап диңгез янында ял итәргә мөмкин. Инде бер төркем килеп киткән иде. Менә хәзер без килдек. Фестивальдә дә өч төркем катнаша: Чабаксар шәһәреннән "Ялкын" татар вокал ансамбле, Шыгырданнан "Биләр" бию ансамбле, Комсомолдан "Кубнянские" дигән чуаш ансамбле.

"Сөмбикә варислары" нигездә татар балалары өчен уздырыла иде. Анда бәлкем төрки халыклар гына катнашкандыр, ә монда урыслар да, башкалары да бар.

Быел Гамирә Гаделшинага Дөнья татар конгрессының медале тапшырылачак. Аның ничек эшләгәнен беләбез. Шуңа Чуашстан татар милли мәдәни мохтарияте аны бүләкләү тәкъдиме белән чыккан иде", ди Гыйбатдинов.

XS
SM
MD
LG