Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

"Балага татар телен яраттырырга кирәк". Укытучылар тәҗрибәсе белән уртаклаша


Казан укучылары дәрестән тыш чарада

Казан укучылары дәрестән тыш чарада

Татар телен яраттыру өчен укытучы баланың сердәшенә әйләнә, иҗади бәйгеләргә алып бара, "Диңгез сугышы" уеннары оештыра, смартфоннарга програмнар яза, күренекле спортчылар белән очрашулар оештыра.

Эшнең башы дәреслектә генә түгел, иҗади тотынганда укучыларда татар теленә мәхәббәт уятырга була, ди Азатлыкка фикер белдергән укытучылар. Соңгы елларда ана телен укыту дәреслекләре, методикасы кискен тәнкыйтьләргә дучар булды. Татарстанның мәгариф җитәкчелеге үз ягыннан бу мәсьәләне чишү өчен төрле юллар эзли. Башлангычларның берсе – мәгариф хезмәткәрләренең 19 августта узган республика киңәшмәсендә яңа дәреслек – 1нче сыйныфлар өчен "Сәлам" тәкъдим ителде.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дә укучылар яратсын, үз итсен өчен укытучылар иҗади эзләнүләрдә. Үз тәҗрибәләрен булдырып уңышларына сөенүчеләр дә бар.

"Безгә замана таләпләреннән бер адым алда бару кирәк"

27 яшьлек Рамил Гайнуллин Иннополис лицеендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Биектауда туып үскән, Казан университетында (КФУ) белем алган Рамил Татарстанда 2016 елның иң яхшы татар теле укытучысы исеменә лаек була. Компьютер уеннары аша һәм төгәл фәннәр белән уртак проект эшләп бала күңелен яулауда үз тәҗрибәсен булдырган ул.

"Быел лицеебызда берничә компьютер уенын да язып карадык. Чыннан да, балаларга бу уеннарны язу бик кызык һәм аларга күп кенә татарча сүзләрне дә кулланырга туры килә. Нәтиҗәдә бала автомат рәвештә үзенә белем кирәк икәнлеген аңлый һәм белемне ничек булса да, кайдан булса да эзләп табарга тырыша.

Татар телен математика, информатика фәннәре белән бәйләп укытырга тырышабыз. Балалар белән дәресләрдә кызыклы проектлар эшлибез. Бу проектларны эшләгәндә бала үзе башка фәннәрдә алган белемен куллана ала. Мисал өчен, математика укытучысы белән "Диңгез сугышы" уенын булдырдык. Әлеге уен ярдәмендә бер дәрестә хәл фигыльне өйрәнеп бетеп була.

Мин татар теле дәресен үзем булдырган технология нигезендә укытам. Бу технологияне куллана башлаганчы бик күп илләрдәге бик күп галимнәрнең методикаларын укып чыктым. Һәм аларны анализлап үзенә күрә бер модуль уйлап таптым", ди Гайнуллин.

Аның сүзләренчә, татар теле укытучысы балаларның дусты да, аларга тормышта юнәлеш күрсәтә торган бер кыйбласы да, кунакчыл һәм ярдәмчел дә булырга тиеш. Һәр татар теле дәресенә үзенчәлекле итеп киенеп килергә тырышкан Рамил Инноплистагы башка фәннәр белән көндәшлеккә чыккан. "Без татар телен башка фәннәрдән уздырып укытырга тиеш", ди ул.

Рамил мәктәптә укытучыларның укучылар белән дәресләрдә генә түгел, ә төрле чаралар вакытында, тәнәфестә дә чатырдатып татарча сөйләшүе дә зур уңыш китерүен әйтә.

"Мин татарча сөйләшәм"дәге җырларны атналарча көйләделәр"

Фәннүр Хәйретдиновка 26 яшь, ул Казанның Яңа Савин районындагы 146нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. КФУда белем алган. Балаларны төрле милли чараларга йөртү татар теленә мәхәббәт тә, милли хисләр дә уята, ди Фәннүр. Алтынчы сыйныфлар белән "Мин татарча сөйләшәм" чарасында да булганнар.

"Замана технологияләре шулкадәр күп, хәзер компьютерлар, смартфоннар, машиналар... Татар теленә өйрәткәндә спорт яңалыклары, яңа машиналар белән бәйләп аңлату да бик нәтиҗәле. Татар телен укытуны авыр дип әйтмәс идем. Ләкин рус милләтенә татар телен чит тел буларак өйрәтә торган методикалар җитешеп бетми. Дәресләр текстларны тәрҗемә итү белән генә үтә. Бу дөрес түгел. Аларга җанлы аралашу кызык.

Укучыларымны "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә алып барган идем, алар аннан соң әле тагын ике атна буе әлеге чарада яңгыраган җырларны көйләп йөрде. Спортчылар, газет-журнал вәкилләре белән очрашулар татар теленә кызыксынуны арттыра ", ди Хәйретдинов.

"Күңел биреп эшләү кирәк"

Казанның Авиатөзелеш районындагы 68нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы Люция Вәлиева да татар телен яратсыннар өчен иң башта укытучы баланың дустына әйләнергә тиеш, дәрестән тыш чараларның да файдасы зур дип әйтә. Ул 18 ел инде белем бирә.

"Укучылар дәрестән тыш чараларда күбрәк ачыла. Кагыйдәләр ятлатып кына тел өйрәтеп булмый, минемчә. Мәдәни һәм сыйныфтан тыш чараларда телгә кызыксыну күбрәк уяна. Синең фәнне яратсын өчен балаларга күңелеңне биреп эшләү кирәк. Алар ярату хисен тиз аңлап ала. Укытучы белән яхшы мөнәсәбәттә булган очракта гына, ул үзен балаларга яраттыра алганда гына, фәннеңне дә яраттырып була", ди Вәлиева.

"Апа, түләүле булса, минем эшне бәйгегә җибәрмәгез"

Һанна Сөләйманова Чаллы шәһәренең 79нчы лицей-интернатына бары тик ир балалага гына татар теле һәм әдәбиятын укыта. Үзенчәлекле уку йорты бу, бирегә үсмерләр алтынчы сыйныфка Чаллыдан гына түгел, Уфа, Пермь якларыннан да белем алырга килә. Сөләйманова сүзләренчә, төрле бәйгеләргә чыгу укучыларда зур кызыксындыру тудыра, ә оештыручыларның бәйгеләрне түләүле үтүе укучыларның өметен сүндерә.

"Балаларны татар теле, әдәбият белән бәйле төрле бәйгеләргә җәлеп итү аларда кызыксыну уята. Бер генә нәрсә борчый – хәзерге вакытта бәйгеләрнең күбесе түләүле. "Оештыру өчен" дип акча түләргә кушалар һәм әле үзе эшли башламаган бала әти-әнисеннән акча сорарга тиеш. Кайбер укучыларның бик әйбәт иҗади эшләре була һәм аларны бәйгеләргә җибәрә башлагач: "Апа, түләүле булса, минем эшне җибәрмәгез", дип әйтәләр.

Гаиләләрнең дә төрлесе бар, алар арасында бик мохтаҗ булганнары бар, андый вакытта укытучы кайвакыт баланы бәйгегә үзе түләп тә алып бара. Һәрвакыт каяндыр акча алуга терәлеп калгач балаларның теләге кими башлый. Балаларны кызыксындыра торган, чыннан да телебезне саклап калуга ярдәм итә торган бәйгеләр оештырыла икән, түләү мәсьәләсен дәүләт үз карамагына алса, бик әйбәт булыр иде", ди Сөләйманова.

* * * *

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Татар телен яраттыруда сездә дә кызыклы тәҗрибәләр бардыр. Азатлыкта алар белән уртаклашыйк, фикер алышыйк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG