Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия полиция бүлекчәләрендәге шартлауларда 6 кеше һәлак булды


Төркия көньягындагы полиция бүлекчәсендә 15 август шартлавыннан соң ашыгыч ярдәм боралагы яраланучыларны алып китә.
Төркия көньягындагы полиция бүлекчәсендә 15 август шартлавыннан соң ашыгыч ярдәм боралагы яраланучыларны алып китә.

Ван төбәге башлыгы белдерүенчә, шартлауларга Көрдстан эшче фиркасенең катнашы булырга мөмкин.

Төркиядә ике полиция бүлекчәсенә һөҗүм оештырылды. Ким дигәндә 6 кеше һәлак булды.

Беренче бомба Әләзыг шәһәрендәге полиция бүлекчәсе янында шартлады. Ул якында гына торган машинага урнаштырылган иде. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак булды, яраланучылар саны 50дән артык, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы.

Икенче шартлау Төркиянең Ван төбәгендәге полициянең төп бүлекчәсендә булды. Анда да өч кеше һәлак булып, 70ләп кеше яраланды. Бер генә террорчы төркем дә әлеге һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.

Дүшәмбе Төркиянең Диярбакыр шәһәрендә дә полиция бүлекчәсенә һөҗүм иткәннәр иде. Ул көнне 8 кеше һәлак булды һәм дистәләрчә яраланды. Узган елның июленнән бирле әлеге җирлектә Төркия иминлек көчләре белән кораллы көрд сугышчылары арасында бәрелешләр ешайды.

XS
SM
MD
LG