Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда керәшен гыйбадәтханәсе төзеләчәк 


Чаллыда төзеләчәк керәшен чиркәвенең макеты. Татарстан митрополиясе сайтыннан алынган.
Чаллыда төзеләчәк керәшен чиркәвенең макеты. Татарстан митрополиясе сайтыннан алынган.

Мәхәллә комплексында якшәмбе мәктәбе, китапханә һәм балалар өчен мәйданчык булачак.

Чаллыда керәшен гыйбадәтханәсе төзелүе көтелә. Чиркәү өчен җирне шәһәр хакимияте Гостев һәм Жданов урамнары киселешендә бүлеп биргән, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.

Мәхәллә комплексында якшәмбе мәктәбе, китапханә һәм балалар өчен мәйданчык, гыйбадәт хезмәте, ашау-эчү урыны, кәшәнә, кечкенә кибет, шәфкать хезмәте булдыру каралган.

Чиркәүдә якшәмбе мәктәбе балалар өчен дә, зурлар өчен дә булачак. Шулай ук аеклык һәм хезмәткә өйрәтү җәмгыятьләре дә эшләячәк дип планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG