Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез тикшерү төркеме (CIT): Сүриядә русияле ике хәрби һәлак булган


Сүриядәге Хмәймим хәрби базасында Русия очкычлары
Сүриядәге Хмәймим хәрби базасында Русия очкычлары

Conflict Intelligence Team (CIT) бәйсез тикшерү төркеме чыганаклары Сүриядә Русиянең ике офицеры һәлак булганы турында сөйли. Бер хәрбинең туганнарына исә аның Төньяк Кавказдагы махсус операциядә үтерелүе турында әйткәннәр.

Сүриядә Русиянең ике офицеры һәлак булган. Бу турыда Conflict Intelligence Team (CIT) бәйсез тикшерү төркеме белдерә. Ул хәбәр иткәнчә, Мәскәү янындагы зиратта Русия махсус көчләр офицерлары Олег Архиреев һәм Максим Сороченко җирләнгән. Аларның туганнары һәм дуслары сүзләренә караганда, икесе дә Сүриядә һәлак булган. Ләкин Архиреевның туганнары аның Төньяк Кавказда террорга каршы чара вакытында үтерелүе турында кәгазь алганнар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Сүриядә 20 русияле хәрби, шул исәптән Идлиб төбәгендә 1 августта бәреп төшерелгән МИ-8 боралагы экипажы һәм юлчылары, һәлак булган. Ә 8 июльдә бәреп төшерелгән хәрби боралакта Рәфгать Хәбибуллин да бар иде. Ул Ульян өлкәсендә туган авылында җирләнде.

XS
SM
MD
LG