Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Шартлаулардан исән калган малай Сүрия сугышының символына әйләнде


Белгечләр белдергәнчә, Сүриядәге ватандашлар сугышы инде 14 меңләп балигъ булмаган балаларның гомерен өзгән.

Хәлебтагы очкыч һөҗүменнән соң исән калган малайның фотолары матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә тиз таралды һәм ул бала шунда ук Сүрия сугышының символына әйләнде.

Әлеге фотоны төшерүче журналист шартлау вакытында 8 кеше, шул исәптән 6 бала һәлак булган, дип сөйли. Сүрия кеше хокукларын саклауны күзәтүче үзәк белдерүенчә, Хәлебка бомбаларны Бәшәр Асад гаскәренең очкычлары яудырды.

Август башында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Хәлебтәге хәлләр һуманитар фаҗига дәрәҗәсенә җитә язды, дип белдергән иде. Шәһәрдә һаман шартлаулар тынмый, шунлыктан су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү өзелгән. Җәйге кызуда сузылыктан интеккән кешеләрнең сәламәтлегенә җитди куркыныч яный, диләр БМОның Балалар фондында.

Сүриядәге көчләүне күзәтеп барган үзәк хәбәр иткәнчә, илдәге ватандашлар сугышы инде 14 меңләп балигъ булмаган балаларның гомерен өзгән. Гомумән, Сүриядәге бәрелешләр дәвамында 280 меңнән артык кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG