Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:45

Башкортстанда туучылар саны кими


Башкортстан җәмәгатьчелеге республикада туучылар саны кимүгә җитди борчылу белдерә. Җәмәгать оешмалары бергә җыеылып бу мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты. Шулай дәвам итcә, Башкортстан демографик упкынга тәгәрәячәк ди алар. Килеп туган хәлне көйләү өчөн тиз арада күп балалы гаиләләргә ярдәм турындагы канунга үзгәрешләр кертү таләп ителә. Депутат Рамил Бигнов шул турыда канун өлгесен әзерләп парламент карамгына тапшырган. Хәзер ул тыңлауларда тикшерелә.

XS
SM
MD
LG