Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:18

Киләчәк транспорты: аэростатның беренче очышы


Airlander 10 очу җиһазы, Hybrid Air Vehicles фотосурәте

Airlander 10 очу җиһазы, Hybrid Air Vehicles фотосурәте

Берничә ай әзерлектән соң Airlander 10 дип аталган очу җиһазы һавада беренче 20 минутлык сынау үтте. Дөньяда иң зур очу җиһазы булган бу аэростат 10 тоннага кадәр йөк ташый һәм җиргә төшмичә өч атна оча ала.

Дөньяда иң зур очу җиһазы нинди дигәндә, күз алдына океаннар аша очкан зур очкыч-лайнерлар килә. Ләкин очкычтан да зуррак булган дирижабльлар бар. Элек популяр булган бу транспорт әкренләп онытыла бара, тик британ мөһәндисләре (инженерлары) аны аэростат дигән яңа җиһазга әйләндерә алды.

Аэростат –​ дирижабль, боралак һәм очкыч нигезендә ясалган яңа транспорт төре. Ул Hybrid Air Vehicle исемле британ оешмасы тарафыннан булдырылган. Төп максат –​ гелий газын куллана алган нәтиҗәле һәм заманча һава көймәсен булдыру.

Кысылган гелий ярдәмендә оча алган Airlander 10 аэростаты һавага күтәрелеп 20 минутлык сынау вакытын очты. Сынау Англиянең үзәк өлешендә урнашкан Кардингтонда узды. 152 метр биеклеккә күтәрелеп, аэростат сәгатенә 65 км тизлегенә ирешә алды.

Техник сыйфатларга килгәндә, дөньяда иң зур саналган очу җиһазының озынлыгы 92 метр, биеклеге 26 метр. Күтәрелгәндә җиһаз аэродинамик көчне куллана һәм һавада гелий белән тулган балоннар ярдәмендә очышны дәвам итә. 4 моторы бар.

АКШ хәрби көчләре моңа охшаш җиһазны инде сынап караган иде, тик кыйбат булу сәбәпле проект 2013 елда ябылды. Airlander 10 уңышлы булу очрагында зур йөкләрне ташуда һәм фәнни максатларда алыштыргысыз булыр дип саный белгечләр.

Проект скептиклары да әз түгел. Иң төп дәлилләре – аның бик кыйбат булуы (АКШ проекты юкка гына ябылмаган бит). Әйтик, AIN авиацион журналы мөхәррире Крис Покок фикеренчә, икътисади яктан бу җиһазлар прагматик түгел, чыгымнар барыбер күбрәк, ди ул.

Шуңа карамастан, Airlander 10 кулланылышы шактый киң булырга мөмкин, йөк ташудан тыш, мисал өчен, аны туристик һәм экскурсия максатлында кулланырга мөмкиннәр. Җир өстендә очуы моңа киң мөмкинлекләр ача, һава круизларын да оештыру мөмкинлеген бирә. Ничек кенә булмасын, технология дөньясында аэростатка инде "киләчәк транспорты" исемен биреп өлгерделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG