Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Төркия парламенты Израил белән килешүне хуплады


Төркиянең "Мави Мармара" корабын блокадалаган корабта Израил әләме. 31 май, 2010

Төркиянең "Мави Мармара" корабын блокадалаган корабта Израил әләме. 31 май, 2010

Ике ил арасында килеп туган кризисны җайга салу килешүе Изарил парламенты тарафыннан хупланган иде инде.

Төркия парламенты Израил белән килешеп мөнәсәбәтләрнең җайга салынуын хуплады. Килешүне хуплау узган айда булыр дип көтелгән иде, әмма Төркиядәге хәрби фетнә аңа тоткарлык ясады.

Һуманитар ярдәм белән Газзә сызыгына үтәргә омтылып Төркия ватандашлары һәлак булгач ике ил арасында килеп туган кризисны җайга салу килешүе Изарил парламенты тарафыннан хупланган иде инде.

Килешү нигезендә Израил 25 көн эчендә һәлак булганарның гаиләләренә тулаем 20 миллион доллар түләргә тиеш. Аннан да кала, Израил Төркиягә Ашдод порты аша Газзә сызыгына һуманитар ярдәм илтергә мөмкинлек тудыра. Төркия үз ягыннан алты ел элек булган хәл өчен израилләрне җинаять эшенә җәлеп итмәскә ризалык бирде.

27 июнь Төркия һәм Израил ике арадагы мөнәсәбәтләрнең җайга салынуын белдергән иде.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләр моннан алты ел элек суынды. Ул вакытта Израилнең хәрби-диңгез кизүе Төркиянең "Мави Мармара" корабындагы ун төркиялене юк итте. Бу кораб Израил блокадасындагы Гәззә сызыгына һуманитар ярдәм илтә, дип белдерелгән иде.

XS
SM
MD
LG