Accessibility links

Акмәчеттә туган Анна Ризатдинова Олимпидада бронза медаль яулады


Анна Ризатдинова
Анна Ризатдинова

Киевта яшәүче Анна Ризатдинова Русия Кырымны басып алганнан бирле анда бармавын әйтә.

Олимпия уеннарында нәфис гимнастикада Украина өчен чыгыш ясаган Анна Ризатдинова бронза медаль яулады

Рио-де-Жанейрода узучы Олимпиадада нәфис гимнастика ярышлары башланыр алдыннан күрсәтелгән тантанада Ризатдинова Җамаланың "1944" җыры астында чыгыш ясаган иде. Спортчы кызның киеме дә Украина һәм кырымтатар әләмнәре төсендә булды. Анна Жамала белән җырчы Евровидениедә җиңү яулагач таныша.

Аннаның әти-әниләре Акмәчеттә гомер итә, ә спортчы халыкара ярышларда Украина данын яклый. Кырым телевидениесе журналистлары белән булган әңгәмәләренең берсендә ул Русиянең Кырымны үзенә кушуын кабул итмәвен белдерде.

Анна Ризатдинова 1993 елда Акмәчеттә туган, хәзер Украина башкаласы Киевта яши. Әтисе ягыннан бабасы Наил Кәрам улы – казан татары.

Аннаның беренче тренеры әнисе – Оксана Ризатдинова була. 2011 елда Ризатдинова такым белән Европа һәм Дөнья беренчелегендә бронзага лаек була. 2013 елда Киевта узган Дөнья чемпионатында божра белән ярышта алтын медаль, ә тасма белән икенче урын ала.

2014-2015 елларда Дөнья чемпионаты ярышларында дүрт тапкыр бронза медаль яулый. Быел Европа чемпионатында да бронза ота.

Олимпиадада нәфис гимнастикада беренче урын яулаган русияле Маргарита Мамунның тренеры да татар кызы Әминә Зарипова. Маргаританың әтисе бангладеш милләтеннән Абдулла Мамун. Маргарита үзе ике илнең – Бангладеш һәм Русия ватандашы булып тора. Беренче ярышларында ул атасының ватаны данын яклап чыгыш ясаган иде.

XS
SM
MD
LG