Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия уеннарында татар такымы ничәнче урын алыр иде?


Олимпия уеннарын ябу тантасы
Олимпия уеннарын ябу тантасы

Рио-де-Жанейрода XXXI җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Җиңүче спортчылар арасында татарлар да күп булды. Азатлык "татар такымы"ның медальләрен санады.

Бразилиянең "Маракана" стадионында Олимпия уты сүндерелде. Шулай итеп, 5 августтан барган дөньяның иң зур спорт уеннары тәмамланды. Халыкпра Олимпия комитеты җитәкчесе Томас Бах уеннарның ябылуын игълан итте һәм дүрт елдан Токиода җыелып киләсе уеннарда катнашырга чакырды.

Уеннар өчен илләрнең медальләрен санау хас. Рәсми булмаса да, мәгълүмат чаралары һәрвакыт гомуми медальләр рейтингын булдыра. Быел беренче бишлек болайрак:

  • АКШ – 121 медаль (46 алтын, 47 көмеш, 38 бронз);
  • Кытай – 70 медаль (26, 18, 26);
  • Британия – 67 медаль (27, 23, 17);
  • Русия – 56 медаль (19, 18, 19);
  • Германия – 42 медаль (17, 10, 15).

Уңышлы чыгыш ясаган татар спортчылары да аз түгел иде. Төрле илләр өчен чыгыш ясап, алар ул дәүләтләр сандыгына медальләр китерде. Интернетта барган татар спортчыларын барлауны дәвам итеп, Азатлык "татар такымы"ның уңышларын өйрәнергә булды.

Фехтование –​ Рапирачылар такымы Олимпиадада французларны җиңеп, алтын медальләр яулады. Өч кешедән торган такымда ике татар егете – Тимур Сафин һәм Артур Әхмәтхуҗин көч сынашты. Азатлык радиосы моңа кадәр спортчыларны башка милләт вәкилләре итеп күрсәтү тырышлыкларын сөйләгән иде, шуңа күрә без Артурның туганнары белән элемтәгә кереп, аның татар икәнен белештек. Сүз уңаеннан, ул әле аерым ярышта бронз медаленә дә лаек булды.

Спорт гимнастикасы –​ Алия Мостафина бу уеннарда тулы комплектны яулады: аның алтын, көмеш һәм бронз медальләре бар. Ул Мәскәү өлкәсе Егорьевски каласында катнаш никахта туган. Әтисе Фәрхәт Мостафин 1976 елда Монреальда үткән Олимпиадада бронз медаль яулаган иде.

Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Алия Мостафина
Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Алия Мостафина

Авыр атлетика – Үзбәкстаннан чыгыш ясаган Руслан Нуретдинов та алтынга лаек булды. Ул 1991 елда Үзбәкстанның Һанабад каласында туган. Авыр атлетика буенча Азия чемпионы, 2013 елгы Казан Универсиадасында да югары нәтиҗәләргә ирешә алган.

Хатын-кызлар көрәше – Казакъстан исеменнән чыгыш ясаган 38 яшьлек Гүзәл Манюрова көмеш медаль яулады. Ул үзе Мордовиянең Сарански шәһәрендә туган. 2010 елга кадәр Русия өчен чыгыш ясаган. 2012 елгы Олимпиадада җиңүдән соң ул җиңүен якыннарына, Казакъстанга һәм барлык татар халкына багышлавын әйткән иде.

Су полосы ​– Чиләбе өлкәсеннән Эльвина Кәримова (Русия такымында - ред.) бронз медаленә лаек булды. Үсеп килгән бу спортчы моңа кадәр Казан Универсиадасында алтынга лаек булган иде.

Руслан Нуретдинов, Гүзәл Манюрова, Эльвина Кәримова
Руслан Нуретдинов, Гүзәл Манюрова, Эльвина Кәримова

Нәфис гимнастика – Украина өчен чыгыш ясаган Анна Ризатдинова бронз медален яулый алды. Кырымда туып үскән бу спортчының бабасы Казаннан. Үзен татар дип атый һәм татар гореф-гадәтләрен белә дип белдерә.

Шулай итеп, безнең "татар такымы" 4 ил өчен 3 алтын, 2 көмеш һәм 4 бронз медален яулаган булып чыкты. Илләр исемлегенә күз салсак, 9 медаль белән 23нче урын булып чыга. 206 илнең катнашуын исәпкә алсак, бу шактый яхшы нәтиҗә. Һәрхәлдә, Колумбия, Швейцария, Иран, Греция, Аргентина, Дания, Швеция кебек илләр арттарак кала.

Дөрес, мондый хисаплауны дөрес түгел дип тә атап була. Интернетта кайбер спортчылар чын татар түгел дип бәхәсләр бара, кемдер катнаш никахтан туган, кемдер үзе катнаш никахта, аерым спортчылар үзләренең татар икәнен никтер әйтми (оялумы, киләчәге өчен борчылумы – билгесез). Шулай да, без соңгы карарны укучыларыбызга калдырабыз.

XS
SM
MD
LG