Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Кубан фермерлары җирле хакимиятләргә зарлану өчен тракторларда Мәскәүгә юл алды


Краснодар фермерлары Мәскәүгә юлга чыкты

Краснодар фермерлары Мәскәүгә юлга чыкты

Мәскәүгә юл алган 17 трактор һәм дистәләгән машинадан торган колоннада Петербур, Дондагы Ростов, Сарытау фермерлары һәм ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләр дә бар.

Каршылык чарасына чыккан Кубан фермерлары, тракторларга утырып, Мәскәүгә юл алды.

Кичә Кубанның Казанская авылында җирле хакимиятләрнең коррупция гамәлләренә каршы митинг узды. Ул беткәч, 17 трактордан һәм дистәләгән машинадан торган колонна Мәскәүгә юл алды. Бу хакта “Новая газета” хәбәр итә.

Әлеге хәрәкәттә Петербур, Дондагы Ростов, Сарытау фермерлары һәм ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләр дә катнаша. Алар агрохолдингларның кечерәк фермер хуҗалыкларын басып алу, авыл кешеләрен алдалау һәм төбәкләрдә гадел мәхкәмә булмавы турында зарлана.

Фермерлар Мәскәүгә бару өчен басулардан чыгып китә

Фермерлар Мәскәүгә бару өчен басулардан чыгып китә

Аларны юлда инде полиция хезмәткәрләре туктата башлады. Фермерларны озак кына тикшерәләр һәм кире кайтуны ишарәләп кисәтү ясыйлар. Бу турыда Твиттерда чараны оештыручыларның берсе Василий Мельниченко белдерде.

Июль аенда Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Краснодар өлкәсенә килгәч, фермерлар аның белән очрашып карамакчы иде. Ләкин аларны тоткарладылар һәм хөкүмәт башлыгы киткәнче полиция бүлекчәсеннән чыгармадылар. Медведев төбәктән бик канәгать булып китте, илдәге авыл хуҗалыгы үсеше белән горурланам, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG