Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:59

АКШ демократлары Дональд Трампны “Кремль курчагы” булуда гаепли


Дональд Трамп

Дональд Трамп

Демократлар Дональд Трампны Русия белән финанс бәйләнешләре булуда гаепләп миллиардердан “Кремль курчагы” булу-булмавын аңлатуны сорый.

Демократик фирканең АКШ президентына намзәт Хиллари Клинтон сайлау алды штабы республикачы Дональд Трампны Русия белән финанс бәйләнешләре будуда гаепли. Штаб вәкиле Робби Мук белдерүенчә, Трампның сайлау алды кампаниясендә “Кремль кулы” сизелә. Ул миллиардердан “Кремль курчагы” булу-булмавын аңлатуны сорый. Бу хакта ABC News хәбәр итә.

Узган атнада Трапм үзенең сайлау алды штабы җитәкчесе Пол Манафортны эштән алды. Миллиардер киңәшчесе Украинада табылган документлар аркасында килеп туган җәнҗал үзәгендә калган иде. Әлеге документларда Манафорт Украинаның элеккеге президенты Виктор Януковичтан АКШта Кремль яклы украин олиграхларының мәнфәгатьләрен яклау өчен бик күп акчалар алганлыгы турында язылган.

Элегрәк Трамп, АКШ дәүләт сәркатибе вазыйфасын башкарган вакытта Русиядән акча алды дип, Клинтонны гаепләгән иде. Хиллари Клинтон ул чорда Мәскәү белән Вашингтон арасын “сүндереп кабызу” сәясәтен алып барды.

XS
SM
MD
LG