Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Ләлә Гыймадиева: "Сталин чорын сагыну – коточкыч мәгънәсезлек"


Язучы Ләлә Гыймадиева

Язучы Ләлә Гыймадиева

Балалар язучысы Ләлә Гыймадиева Сталин чорын сагыну коточкыч мәгънәсезлек, тиран ысуллары белән тәртипсезлекне бетереп булмый дип белдерә. Язучының ул чор кайтавазын тасвирлаган "Бер уч борчак" дигән китабы дөнья күрде.

"Сабантуй" газеты баш мөхәррире булып эшләгән, күпләргә балалар язучысы буларак таныш Ләлә Гыймадиеваның (Сабирова) "Бер уч борчак" исемле китабы дөнья күрде. Бу аның өлкәннәр өчен беренче күләмле әсәре. "Бер уч борчак" Сталин чорының коточкыч кайтавазын тасвирлый.

"Сталин золымы, вәхшәте татарга да, руска да, башка милләт кешеләренә дә бертигез кагылгандыр. Явызлыкның милләте юк. Дөрес, татар халкына кагылышлы канлы вакыйгалар тарихта аерым урын алып торганын да беләм. Әмма, минемчә, алар урынында башка милләт халкы булса да, шул ук язмышка дучар булган булыр иде дип уйлыйм", ди автор.

Әсәрен ул тиккә генә "Бер уч борчак" дип атамаган. Китапта вакыйгалар өере бер уч борчактан башлана. Адәмне кеше итүче дә, ягъни ачлыктан саклап калучы да, харап итүче дә әнә шул бер уч борчак булган.​

"Бер уч борчак". Хикәяләр җыентыгы

"Бер уч борчак". Хикәяләр җыентыгы

Авторның бу китабы Русиядә ил җитәкчеләренең, сәясәтчеләрнең Сталин чорын мактавы көчәйгән вакытта дөнья күрде. Соңгы араларда шомлы, куркыныч чорларны, Сталинны уңай яктан күрсәтергә тырышу арта төште.

"Узган гасырның 30нчы елларындагы кебек үк, саклану өлкәсендә зур алга китеш булдырырга кирәк. Билгеле булганча, 1924 елдан алып 1953 елга кадәр ил, ул вакытта аның белән Сталин идарә иткән, тамырдан үзгәреш кичерә. Ул агрардан индустриальгә әйләнә. Без Бөек Ватан сугышында җиңдек", дип сөйләгән иде үзенең бер чыгышында Русия президенты Владимир Путин.

"Сталиннан соң ил нинди иде? Көчлерәкме, әллә киресенчә, көчсезләндеме? Ил зурайдымы, әллә кечерәйдеме? Шуның буенча фикер йөртергә кирәк", ди Русия премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин.

Дәүләт Думасы депутаты, ЛДПР фиркасе рәисе Владимир Жириновский да ачыктан-ачык Сталин сүзләрен хуплавын әйтә. "Мин бик каты Сталинга каршы, әмма мин аның: "Бернинди дә федерация булмаячак, бу республикалар барысы да Русиягә кушылсын", дигән фикерен хуплыйм", ди Жириновский.

Русиянең яңа гына куелган мәгариф министры Ольга Васильева да "сталинчы"лардан ерак китмәгән. Әнә ул 1937-1939 елларда 20 гасыр тарихында югары уку йортларында иң күп кеше укыганны данлый... "Сталин – бөтен җитешсезлекләре белән дәүләтнең уңышы, чөнки сугыш алдыннан халыкны берләштерүгә керешә, Русиянең инкыйлабка кадәр булган каһарманнарын яңадан тудырды, урыс телен һәм әдәбиятын пропагандалады, әлеге гамәлләр сугышта җиңү китерде", ди Васильева.

Ләлә ханым Сталин чорын өлкәннәр сөйләве аша гына ишетеп белүен, әмма ул чорны сагынуны коточкыч мәгънәсезлек дип әйтә. Русия җитәкчеләренең Сталинны данлавын "әлеге дә баягы чарасызлыктан, көчсезлектән дип уйлыйм", дип тә белдерә.

"Хәзер илдә тәртипсезлек күп, әмма моны һич тә Сталин ысулы белән җайга салып булмаячак. Башка төрле чаралар уйлап табарга кирәк. Бу – бер чиктән икенче чиккә сикерү кебек кенә килеп чыга. Ришвәтчелек, караклык, кешелексезлек, коррупция һәм җәмгыятьтәге башка шундый чатаклыклар белән очрашкан кеше ирексездән Сталин заманын искә төшерә. Гәрчә ул бу заманда яшәмәгән булса да", ди Ләлә ханым.


Бәйсез тарихи чыганакларга күз салсак, Сталин репрессиясе елларында биш миллионга якын кеше сәяси золым корбанына әйләнеп җаваплылыкка тартыла. Шуларның бер миллионнан артыгы атып үтерелә. Калганнары исә ГУЛАГка эләгә. Алты миллионнан артык кеше депортацияләнә, 1932-1933 елларда җиде миллионлап кеше ачлыктан үлә.

Ләлә Гыймадиева сүзләренчә, туган авылындагы һәркем дип әйтерлек Сталин михнәтен күргән. Бу тарих әле дә буыннан-буынга сөйләнеп килә.

"Биектау районының Мәмдәл авылына кемнәрне алып китәргә боерып язылган "разнарядка" көн саен килеп торган. Ул чакта әйтер сүзеңдә басымны дөрес кулланмасаң да, кемгәдер интонацияң ошамаса да тиешле урыннарга илтеп җиткерә торган булганнар. Исемлеккә бервакыт минем әтием – совет укытучысы, җәмгыятькә, партиягә җаны-тәне белән бирелеп эшли торган кеше дә эләккән. Кемнеңдер юлына аркылы төшкән булдымы икән? Син – мулла кияве, контр кайнатаңның хәлен белергә йөрисең", дигәннәр. Дәү әти – хәзерге Әтнә районы, Орнаш башы авылы мулласы булган, Совет власте урнашкач, йорт-җирләрен тартып алганнар, гаиләсен бозау абзарында яшәргә дучар иткәннәр. Үзен сөргенгә сөрмәкче булганнар, авыл халкы, күтәрелеп, монысына ирек куймаган.

Сугышка кадәрге чорда әти белән бер мәктәптә авылдашыбыз, соңыннан күренекле драматург булып җитешкән Хәй Вахит та эшләгән. Яшь егет килеш ул бер җыелышта ялгыш сүз ычкындырган: имеш, "Сталин үзе дә эчә бит", дигән. Өлкәннәр киңәш биреп өлгергәннәрдер, күрәсең, икенче көнне иртән үк аны алырга килгәнче, ул авылдан чыгып качарга өлгергән", дип искә ала ишеткәннәрен Ләлә ханым.

"Бер уч бодай өчен уникешәр ел төрмә газапларын күргән кешеләрне дә беләм", дип дәвам итә ул сүзен. "Менә минем героемның прототибының әтисе Сталин үлгәннән соң амнистиягә чыгып, котылып кайткан. Аның сөйләве буенча, аннан соңгы елларда да юк кына нәрсә өчен дә кулга алулар кабатланып торган", ди автор.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG