Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

ГКЧП кабатланмасын өчен ПАРНАС үзенә тавыш бирергә чакырды


22 август Казанның Тинчурин паркында ПАРНАС фиркасе ГКЧПга 25 ел тулу һәм Русия байрагы көненә багышлап митинг уздырды. Русия халкының начар тормышта яшәве өчен хакимият партиясе җаваплы диелгән чарада җыелган халыктан киләсе Дума сайлавында ПАРНАС өчен тавыш бирүләре соралды.

Кичке якта башланган чарада "Идеалы Августовской революции 1991 года живы", "За что боролись 19 августа 1991 года? Где Верховенсто закона? Приоритет прав человека? Независимый суд? Независимые СМИ? Свободные, честные выборы? Разделение властей?" дигән һәм башка урысча язылган шигарләр күтәрелде.

Митингны алып барган ПАРНАСның Татарстандагы вәкиле Марсель Шәмсетдинов, моннан 25 ел элек Совет берлеге таркалыр алдыннан бер төркем түрәнең һәм көч структураларының халыкны кабат элекке системга, феодал тәртипкә кайтарырга теләүләрен әйтте.

"Әмма халык ГКЧП га каршы чыкты һәм артта калган системга кире кайтуны булдырмый калды. Ләкин хәзер, бу вакыйгалардан 25 ел узгач, 2016 елда әллә ни алга китеш булмаганын күрәбез. Укытучыларга, пенсионерларга түләргә акча юк дип әйтелә, илдә кризис булганда 350 мең кешелек милли гвардия корыла, бюджетның күп өлеше кораллануга тотыла. Моңа акча табыла. Хакимияттә 20 ел утырган партия безнең акчаларны сарыф итеп кабат хакимияткә килергә тели. Моңа юл куймаска кирәк, 18 сентябрьдәге Дума сайлавында ПАРНАСка тавыш бирегез", дип Шәмсетдинов халыкны сайлауда катнашырга һәм үз фиркасенә тавыш бирергә өндәде.

Ирек Мортазин Казанда ПАРНАС чарасында. 22 август 2016

Ирек Мортазин Казанда ПАРНАС чарасында. 22 август 2016

Әлеге партиядән Дума депутатлыгына намзәт булган, "Новая газета" журналисты, Татарстанның элекке президентының элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазин Азатлыкның ГКЧП һәм аның Татарстанга тәэсиренә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

"1991 елның августында мин Ак йортта идем. 22 августта без барыбыз да биш-ун елдан Русиянең Европа иле булачагына инандык. Чөнки башка юл юк иде. Европадагы иреклелек Русияне уңышка ирештерәчәк иде. Әмма бу тормышка ашмады, безгә акыл һәм чын лидерлар җитмәде моны гамәлгә ашыру өчен.

Татарстанга килгәндә, фактта Татарстан ГКЧПны яклады һәм Татарстан ГКЧП вакытында нәрсә булып бетәр икән дип көтте. Ә бит 19 августта Шәймиев Мәскәүдә иде. Ул ГКЧПга каршы чыгып үз сүзен әйтә ала иде. Әмма ул моны эшләмәде. Ил язмышы хәл ителгәндә ул Лукъянов белән очрашып йөрде. Бу тарихи факт.

Ул вакытта Ельцин Шәймиевне калдырып бик гуманлы эшләде. Нәтиҗәдә Татарстанда индустриаль феодолизм булдырылды. Без 22 августта бирелгән авансны кулдан ычкындырдык. Әгәр ул вакытта Татарстан җитәкчелегендә Табеев масштабындагы берәү булса, күп нәрсә башкача булыр иде", дип белдерде Ирек Мортазин.

Бер сәгатькә якын барган митинг тыныч узды. Тәртип бозулар күзәтелмәде.

XS
SM
MD
LG