Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте пенсияләрне арттыру урынына бер тапкыр 5 мең сум түләячәк


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Әле 2017 елның гыйнварында гына биреләчәк бу акчалар турында Дмитрий Медведев сайлауларга берничә атна вакыт калганда хәбәр итте.

Русия хөкүмәте 2016 елдагы пенсияләр арттыруын бер тапкыр түләүләргә алыштырачак. Аның күләме 5000 сум тәшкил итәчәк һәм ул 2017 елның гыйнварында таратылачак. Бу турыда Русия премьеры Дмитрий Медведев белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге чыгымнар өчен казнадан 200 миллиард сум каралган. Акчаны табу Финанс министрлыгына йөкләнгән, дип яза “Интерфакс”.

Күптән түгел матбугат чаралары сентябрьдәге сайлаулар алдыннан пенсияләрне арттыру урынына Русия хакимияте бер тапкыр түләү белән генә котылырга уйлый, дип язган иде.

Элегрәк Дмитрий Медведев, 2016 елда пенсияләрне кабат арттыру-арттырмау карары илнең беренче ярты еллыктагы икътисади хәленә карап кабул ителәчәк, дип белдергән иде. Май ахырында исә Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга хөкүмәт башлыгы акча булмавын җиткерде һәм бирешмәскә кушып яхшы кәеф теләде.

2016 елда Русиядә пенсияләр 4 кенә процентка артты. Аларны тагын бер тапкыр индексацияләүне сайлауларга кадәр кичектереп торганнар иде.

XS
SM
MD
LG