Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов телевидениедәге сайлауалды бәхәсләрдә катнашмаячак


Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов

Хәмитов телевидение бәхәсләрендә катнашмау карарын "көндәшләргә басым ясамау" өчен кабул иткән, дип хәбәр ителә.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Дума сайлаулары алдыннан үтәчәк телевидение бәхәсләрендә катнашмаячак. Әлеге карарны ул башка фиркаләрдәге "көндәшләргә басым ясамау" өчен кабул иткән, диелә Сайлау штабы белдерүендә. Хәмитов "Бердәм Русия"нең төбәктәге фирка исемлеген җитәкли. Моңарчы ул беркайчан да халык алдында бәхәсләрдә катнашмады.

Башкортстандагы Сайлау алды кампаниясе бүген тагын бер хәбәр белән истә калыр. ПАРНАС сайлау алды исемлегендә булган Уфа пенсионеры Владимир Молокин Дума сайлауларында катнашудан баш тартты. Әлеге карарга ул кичә” Россия-1” каналында узган бәхәсләрдән соң килә. Анда Сарытаудан ПАРНАС намзәте Вячеслав Мальцев Владимир Путинга импичмент игълан итәргә җыенабыз, дип әйткән. Молокин моның белән берничек тә килешә алмыйм, ди.

Әйтергә кирәк, Владимир Молокин сәяси эшчәнлеген җәнҗалсыз гына алып бара алмый. 2013 елда Башкортстан Корылтаена сайлаулар вакытында ул “Бердәм Русия” мандатлар сата дип, җәнҗаллы видео чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG