Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

Италиядәге көчле җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 247гә җитте


Италиядәге көчле җир тетрәүдән соң

Италиядәге көчле җир тетрәүдән соң

Җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм җыела башлады. 600дән артык ресторан үз менюларына “аматричеле спагетти” дигән ашамлык кертте. Ризыкның сатылган һәр өлешеннән 2 евро Италиянең Кызыл Хач җәмгыятенә тапшырылачак.

Италия үзәгендәге көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны, иртәнге мәгълүматларга караганда, 247гә җитте. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, үлүчеләр арасында балалар бик күп. 380 кеше җәрәхәтләнгән. Коткаручылар хәрабәләрне сүтү эшләрен дәвам итә.

Иң зур зыян күргән шәһәрләр арасында - Аккумоли, Аматриче, Поста һәм Аркуат-дель-Тронто. Аматриче мэры Серджо Пироцци әйтүенчә, “шәһәрнең яртысы юкка чыкты. Калага илтүче юллар юк. Биналар астында кешеләр күп. Күпер җимерелү ихтималы бар”.

Җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм җыю оештырыла башлады. 600дән артык ресторан үз менюларына “аматричеле спагетти” дип аталган ашамлык кертте. Ул һәлакәттә зур зыян күргән Аматриче шәһәре хөрмәтенә шулай аталган. Ризыкның сатылган һәр өлешеннән 2 евро Италиянең Кызыл Хач җәмгыятенә тапшырылачак, дип хәбәр итә Си-эн-эн.

Җир тетрәүнең көче 6,4 балл белән исәпләнә. Ул 20 секунд дәвам иткән. Афәтнең үзәге Рьети төбәгендә 4 км тирәнлектә булган. Зилзилә Римда да сизелгән.

2009 елда көчле җир тетрәү Италиянең Л'Акуила шәһәрендә булган. Анда 300дән артык кеше үлгән иде.

XS
SM
MD
LG