Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда заманча стильдә яңа мәчет төзеләчәк


Чаллыдагы яңа мәчет проекты
Чаллыдагы яңа мәчет проекты

Мәчет янында кафе ачу да каралган. Ул мәчет чыгымнарын капларга тиеш.

Чаллының Орлов боҗрасы районында hi-tech стилендә яңа мәчет төзеләчәк. Бу карарны шәһәр төзелеш шурасы кабул итте.

85 кеше сыйдырышлы мәчет яңа әле төзелеп яткан районда ачылачак, дип хәбәр итә chelny-biz газетасы. Ул кара бизәкле ак-соры композит панельләр белән капланачак.

"Әлеге hi-tech стиле яңа районга туры киләчәк, чөнки анда заманча йортлар төзеләчәк", - ди мәчет архитекторы Алмаз Моглиев.

Мәчет янында кафе ачу да каралган. Ул мәчет чыгымнарын капларга тиеш. Тик кафе төзелгән очракта җир икегә бүленеп, салым түләнергә тиеш булачак. "Җир дини оешмаларга түләүсез бирелә, ләкин анда кафе ачылса - ул инде башка эш", - ди Шәһәр башкарма комитеты рәисе Ринат Абдуллин.

XS
SM
MD
LG