Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия гаскәрләре Сүриягә керде


Төркия танклары Сүриягә керде
Төркия танклары Сүриягә керде

Сүриядәге хәрби операциядә Төркиянең махсус көчләре белән бергә берничә танк катнаша.

Төркия бүген төньяк Сүриядә хәрби операция башлап җибәрде. Аның максаты - чик янындагы Җәраблус шәһәрен контрольгә алып аннан "ислам дәүләте" сугышчыларын бәреп чыгару.

Reuters хәбәр иткәнчә, операциядә Төркиянең махсус көчләре катнаша. Сүрия чиген шулай ук берничә танк кичте. Хәрби операция АКШ җитәкчелегендәге коалиция очкычлары ярдәмендә алып барыла. Ул Төркиянең Сүрия белән чиктәш районнарында атышлар булганнан соң оештырылды.

Төркия хакимияте белдерүенчә, Сүриядәге хәрби операция илнең бербөтенлеген саклау һәм мигрантларның агымын чикләүгә юнәлгән. Сүрия хакимияте исә әлеге вазгыять турында аңлатма бирмәде.

XS
SM
MD
LG