Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда җирле татарларны нацилар белән хезмәт итүдә гаепләгән китап таратыла


"Кырымда хәлләр үзгәрде, без хәзер рәхәтләнеп үзебезнең китапны тарата алабыз", - ди китап авторы.

Кырымда татарларны нацилар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләгән китап янә таратыла башлады. Ул хәтер китабы рәвешендә әзерләнгән һәм "Книга памяти восточного Крыма "Просили помнить", дип атала. Кырымтатарларны сөргенлеккә җибәрүне аклаган әлеге китапның кабат дөнья күрүе турында “Крымский телеграф” хәбәр итә.

Әлеге басмага биргән әңгәмәдә китап авторларының берсе Владимир Ширшов "ярымутрау Русиягә кушылгач һәм Мәҗлес юкка чыккач, хәлләр үзгәрде, без хәзер рәхәтләнеп үзебезнең китапны тарата алабыз”, диде. Шул ук Ширшов китапның икенче томы да чыгачак, дип белдерә. “Бу Русия һәм элекке СССР җирлегендә иң дөрес һәм төгәл китап булачак”, - ди ул.

Кырымтатарларны сөргенлеккә җибәрүне аклаган китапның беренче басмасы 2013 елда казна акчасына чыккан иде. Ул милләтара низаг чыгарырдай ксенофоб эчтәлекле булганга Кырымда аңа каршылык чаралары оештырылды. Нәтиҗәдә китапның бөтен нөсхәләре җыеп алынды.

XS
SM
MD
LG